Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кадастр палатасы күршеләр арасында җир турында бәхәсне хәл итү өчен киңәш бирде

Участок чикләрен билгеләү өчен, милекче кадастр инженерына мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Җир турында бәхәсләр булдырмас өчен, Федераль кадастр палатасы экспертлары күршеләр белән кишәрлек чикләрен килештерү өчен инструкция әзерләгән. Бу турыда Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хәбәр итте.

Тәкъдимнәр июнь аенда «Кадастр эшчәнлеге турында» һәм «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында» законнарга үзгәрешләргә аңлатма сыйфатында төзелгән. Участок чикләрен билгеләү өчен, милекче кадастр инженерына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Ул барлык күршеләр белән яки аларның гомуми җыелышында чикләрне килештерү процедурасын үткәрәчәк. Шуннан соң Килештерү акты төзелә, документ имзалар белән раслана.

Әгәр милекчеләр чикләр белән килешми һәм күршеләр белән бәхәсне хәл итә алмый икән, аларга кадастр инженерына язмача мөрәҗәгать итәргә кирәк.

"Законнар кадастр инженерына җир бәхәсләрен хәл итү хокукы бирми. Нигезле каршылыклары булган очракта, хокукларны теркәү органы исәп-теркәү гамәлләрен туктатачак, ә күршеләргә аңлашылмаучанлыкны судта хәл итәргә туры киләчәк", — дип аңлатты Кадастр палатасы башлыгы урынбасары Марина Семенова.

Килештерү вакытына кадәр 30 көн алдан, җыелыш уздыру урыны һәм вакыты турында Кадастр палатасына хәбәр ителергә тиеш. Инженер милекченең почта яки электрон адресын таба алмаса, хәбәрне газетада бастыралар.

"Адресат газетадагы белдерүне укымаса да, ул тиешле дәрәҗәдә хәбәр ителгән дип саналачак», - дип аңлатканнар  ведомствода. Әгәр милекче җыелышка килмәсә, ул участок чикләре белән килешә дип санала. 

Фото: архив/Владимир Васильев

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев