Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөселман яшьләре социаль челтәрләрдә «Ислам матурлыгы» флешмобын башлап җибәрде

Instagram социаль челтәрендә «Ислам матурлыгы» дип исемләнгән флешмоб башланды. Әлеге башлангыч белән Татарстанның яшь мөселманнары чыкты. Шул рәвешле алар социаль челтәр кулланучыларының Ислам кыйммәтләренә игътибарын җәлеп итәргә ниятли. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Егетләр һәм кызлар барлык теләүчеләргә сентябрь ахырына кадәр мөселманнарның нинди матур гамәлләр кылуы яки Ислам диненең аларның тормышларын ничек үзгәртүе турында хикәя, эссе яки шигырь язып, рәсем ясап яки клип төшереп, Instagram-га язма урнаштырырга тәкъдим итә. Язмада ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль бүлеге аккаунтын @muslimmol билгеләргә һәм #КрасотаИслама хештегын куярга кирәк.

Иң кызыклы эшләр @dum_rt һәм @muslimmol – Instagram-дагы сәхифәләребездә урын алачак. Барлык сорауларны нәзарәтнең социаль бүлеге сәхифәсе @muslimmol директына юлларга мөмкин.

  • Флешмоб «Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында уздырыла. Айлык республикада милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау, шулай ук халыкта террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы фикер булдыру максатыннан оештырыла. 

Фото: dumrt.ru

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев