Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

Рөстәм Миңнеханов кабинетына килгән коронавирус турында мультфильм төшергәннәр

Мультфильм ахырында коронавирус мәтрүшкәле чәй эчә дә юкка чыга.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кабинетына килгән коронавирус турында мультфильм төшергәннәр. Видео Инстаграм социаль челтәрендә «Татарстан News» аккаунтында чыкты.

Роликта «Миңнехановның кабинетында ниләр булганын бик азлар белә. Күптән түгел генә Ирек мәйданында нәкъ менә шундый очрашу узды», диләр.

Антропоморф коронавирус Миңнеханов янына килә. Татарстан Президенты Зөләйха исемле сәркатибеннән «коронавирусны ник керттең», дип сорый. «Мин булмасам, „Зөләйха күзләрен ача“ сериалын беркем дә карамас иде», — ди кунак.

Аннары республика җитәкчесе кунакның санитария таләпләрен үтәмәвенә игътибар итә. Битлек, перчатка кимәгәнен әйтә. Вирус шунда ук битлек киеп куя.

 

Сөйләшү вакытында кунак Татарстан турында алдынгы төбәк, ә Миңнеханов турында эш кешесе буларак ишетүен әйтә. Вирус үзенә эш сорый. Президент аны Татарстан спорт министры Владимир Леонов урынына алыр идем дип әйтә. Аннары ул вирусның нәрсә эшли белүен сорый. Коронавирус халыкны стадионнан һәм башка күп җыелу урыннарыннан куа алуын әйтә, шулай ук вируслы видеолар төшерү белән шөгыльләнергә тәкъдим итә.

Татарстан Президенты коронавируска чәй тәкъдим итә, анда имбир булмавын әйтә. (Имбирнең коронавирустан дәвалану өчен файдалы булуы турында имеш-мимешләр таралган иде). Куркыныч кунак чәй эчә һәм юкка чыга, аннан соң күбәләкләр очып йөри. «Әйе, чәйгә имбир салынмаган иде, әмма мәтрүшкәле иде», — дип көлә Рөстәм Миңнеханов.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X