Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызык-мызык

Түбән Камада мәктәп коймасына арткы аяклары кысылган кыр кәҗәсен коткардылар

Коткарылган кыр кәҗәсен Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының район бүлеге башлыгы карады һәм хайван җитди имгәнмәгән, диде.

Түбән Камада мәктәп янындагы коймада арткы аяклары белән кысылып калган кыр кәҗәсен коткардылар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бүген 6.45 сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына Бызов урамындагы 5нче мәктәп коймасында кыр кәҗәсе кысылганлыгы турында хәбәр килде.

Урынга килгән 62нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре махсус корал ярдәмендә хайванны азат итте.

Коткарылган кыр кәҗәсен Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының район бүлеге башлыгы карады һәм хайван җитди имгәнмәгән, диде. Шуннан соң кыр кәҗәсе урман массивына җибәрелде.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев