Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

16 яшьлек малай йорт “шартлатмакчы” булган

Яшүсмер сүзләренә караганда, алар дуслары белән бик еш шулай "шаяртып уйный". Әлмәтнең Ленин урамында яшәүче бер ханым полициягә шалтыратып 30 минуттан өе шартлаячагын хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, бу хакта аңа билгесез зат өй телефона шалтыратып әйткән. Ләкин полиция хезмәткәрләре уздырган чаралардан соң, йорт эчендә һәм әйләнә-тирәдә шартлаткыч матдәләр табылмый. Шуннан...

Яшүсмер сүзләренә караганда, алар дуслары белән бик еш шулай "шаяртып уйный".

Әлмәтнең Ленин урамында яшәүче бер ханым полициягә шалтыратып 30 минуттан өе шартлаячагын хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, бу хакта аңа билгесез зат өй телефона шалтыратып әйткән. Ләкин полиция хезмәткәрләре уздырган чаралардан соң, йорт эчендә һәм әйләнә-тирәдә шартлаткыч матдәләр табылмый.

Шуннан соң тиз арада 16 яшьлек телефон террористы табылган. Тотылган малай гамәлен түбәндәгечә аңлата: "Авыру дустымның хәлен белергә килгәч, чәй эчтек, компьютерда уйнадык. Соңрак икенче дустыма өй телефоныннан шалтыратып бераз сөйләшеп алдык. Аннары тагын бер шалтыратып, шаяртып алырга булдым. Номерын җыеп, сезгә бомба куелган дип әйткәч, ят кешегә эләгүемне аңладым".

Полиция хезмәткәрләре сүзләренә караганда, яшүсмергә кылган җинаяте өчен җавап бирергә туры киләчәк. Гамәлдәге закон нигезендә мондый төр җинаятьләр өчен 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Моннан тыш, шаян малайның әти-әнисенә полиция хезмәткәрләренең вакыйга булган урынга килеп җитү чыгымнарын капларга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев