Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1,7 миллион кешене чит илгә чыгармыйлар

Кредит, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре, салым һәм алиментлар түләмәүче 1,7 миллион россияле чит илгә чыгуда чикләнгән. «Секвойя Кредит Консолидейшн» коллекторлык агентлыгы суд приставлары эшендә булган һәм инде чыгарылган карарларны анализлап, декабрь ахырына фаразлар ясаган. 1,7 миллион россияле Яңа ел бәйрәмнәрен өендә генә уздырырга мәҗбүр булачак. Коллекторлар мәгълүматлары буенча, узган ел белән...

Кредит, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре, салым һәм алиментлар түләмәүче 1,7 миллион россияле чит илгә чыгуда чикләнгән.
«Секвойя Кредит Консолидейшн» коллекторлык агентлыгы суд приставлары эшендә булган һәм инде чыгарылган карарларны анализлап, декабрь ахырына фаразлар ясаган. 1,7 миллион россияле Яңа ел бәйрәмнәрен өендә генә уздырырга мәҗбүр булачак. Коллекторлар мәгълүматлары буенча, узган ел белән чагыштырганда чит илгә чыга алмаучылар саны 41 процентка арткан.
Чит илгә чыгуда чикләнгәннәрнең гомуми бурычы да 400 миллиард сумга арткан. Узган елда ул 1 триллион сум тәшкил итсә, хәзер 1,4 триллион сумга җиткән. Белгечләр фикеренчә, кризиста кешеләргә бурычларын каплап бару авырга туры килә.
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев