Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2020 елда автомобильгә бәяләр утильләштерү җыемы арту сәбәпле күтәреләчәк

Автомобильләрнең бәясе уртача 2-4 процентка артырга мөмкин.

2020 елда автомобиль бәяләре утильләштерү җыемын арттыру аркасында якынча 2-4 процентка күтәреләчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Татарстан автодилерлар ассоциациясе башлыгы Руслан Абдулнасыйров сөйләде.

«Утильләштерү җыемын 80 процентка индексацияләгәндә, автомобиль бәясе 2-4 процентка артырга мөмкин. Ягъни бу яңа автомобильләрнең аз сатылуы фонында шактый сизелерлек», — дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

Бәяләр арту яңа машиналар сату күләменең кимүенә китерәчәк, шулай булган очракта автомобильләр җитештерү дә кимиячәк.

«Хәзер Россиядә автомобиль уртача 700 мең сум тора, димәк, бәясе якынча 25 мең сумга арта, бу шактый сумма. Базар утырачак, әмма әлегә ни дәрәҗәдә көчле булуына төгәл фаразлар юк», — диде Абдулнасыйров.

Россия Хөкүмәте карары нигезендә, 2020 елның 1 гыйнварыннан тәгәрмәчле транспорт чараларына (шасси) һәм тагылмаларга утильләштерү җыемы ставкасы индексацияләнәчәк. Документка аңлатма язуында артуның максаты «Россиядә калдыкларны эшкәртү буенча экологик куркынычсыз технологияләрне үстерү өчен шартлар тудыру» -дип күрсәтелгән.

Җиңел автомобильләр сегментында ставкалар уртача 110,7 процентка артачак. Шул ук вакытта 1-2 литр күләмле двигательле автомобильләрнең иң массакүләм сегментына утильләштерү җыемы якынча 112,4 процентка артачак.

Фото: архив / Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев