Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2020 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр календаре билгеле

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бәйрәм даталары исемлеген чыгарды.

2020 елда узачак мөселман бәйрәмнәре билгеле. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә.

26 гыйнвар Һиҗри календарь буенча 1 җөмәдәл-ахыр көне була. 24 февральдә (30 җөмәдәл-ахыр) Рәгаиб кичәсе бәйрәм ителә.

25 февраль Һиҗри календарь буенча 1 раҗәб. 21 мартта Мигъраҗ кичәсе.

25 март Һиҗри календарь буенча 1 шәгъбан. 7 апрельдә Бәраәт кичәсе.

24 апрель Һиҗри календарь буенча 1 рамазан, бу көнне Рамазан ае башлана. 19 майда Кадер кичәсе була.

24 майда Һиҗри календарь буенча 1 шәүвәл, Ураза гаете була.

22 июнь Һиҗри календарь буенча 1 зөлкагдә.

22 июль Һиҗри календарь буенча 1 зөлхиҗҗә. 30 июльдә Гарәфәт көне. 31 июльдә Корбан гаете.

1, 2, 3 август 11, 12, 13 зөлхиҗҗә Тәшрикъ көннәре. 20 август 1 мөхәррәм Һиҗри буенча 1442 ел башлана. 29 август та Гашурә көне

18 сентябрь Һиҗри календарь буенча 1 сафәр.

18 октябрь Һиҗри календарь буенча 1 рабигыль-әүвәл.

28 октябрь Һиҗри календарь буенча 11 рабигыль-әүвәл, Мәүлид ән-Нәби бәйрәме.

16 ноябрь Һиҗри календарь буенча 1 рабигыль-ахыр

16 декабрь Һиҗри календарь буенча 1 җөмәдәл-әүвәл.

Фото: архив Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X