Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2021 елда 236 йортка капиталь ремонт ясалачак

Казанда киләсе елда бу эшләргә 2 млрдтан артык акча тотарга планлаштыралар.

2021 елда Казанда 236 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясау өчен 2,2 млрд. сум тотарга планлаштыралар.

Бу хакта Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбе вакытында Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов сөйләде.

«Киләсе елда программага 2,2 млрд. сумлык 236 күп фатирлы йорт кертелгән", - диде Анисимов.

Хакимият төзү-монтаж эшләрен февральнең икенче яртысында ук башларга ниятли. Проект-смета документациясен эшләү нәтиҗәсендә 2021 елга капиталь ремонт программасына 160 тан артык йорт кергән инде.

2020-2022 елларда Татарстан башкаласында барлыгы 726 йортны ремонтлау планлаштырыла, эшләр өчен 6,4 млрд.сум бүлеп биреләчәк.

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев