Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

60 миллион сум акча урлап качкан инкассаторны һәм аның җинаятьтәшен тотканнар

ТР полицейскийлары инкассатор Игорь Богаченко һәм аның җинаятьтәше Илья Кострубинны тоткарлаган. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре аларны Мари Иле республикасы территориясендә кулга алган. Оперативниклар шикләнелүчеләрдән корал һәм акча алган, хәзерге вакытта алар санала, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә. Искәртеп узабыз, бүген Казанда хезмәттәшен яралап,...

ТР полицейскийлары инкассатор Игорь Богаченко һәм аның җинаятьтәше Илья Кострубинны тоткарлаган. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре аларны Мари Иле республикасы территориясендә кулга алган. Оперативниклар шикләнелүчеләрдән корал һәм акча алган, хәзерге вакытта алар санала, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Искәртеп узабыз, бүген Казанда хезмәттәшен яралап, 60 миллион сумнан артык акча урлап качкан Игорь Богаченконың җинаятьтәше тоткарланган иде. Бүгенге мәгълүматларга караганда, банкка 12 млн сум акча кайтарылган. Искәртеп узабыз: 23 гыйнвар көнне сәгать 11.07дә Яшел Үзәнненң Ленин урамында инкассатор егет хезмәттәшенең аягына табельле утлы коралдан атып, инкассторның "Т669ОС/116rus" дәүләт номерына ия "Фольксваген Амарок" машинасына утырып качкан иде.
Полицейскийлар, оператив эзләү чаралары барышында, Яшел Үзәннең Столичная урамындагы 41нче йорт янында ташлап калдырылган «Фольксваген Амарок» маркалы инкассатор машинасын тапты. Анда урланган акчаның бер өлеше - 4 млн. сум да табылды.
Әлеге факт уңаеннан РФ Җинаять кодексының 162нче маддәсенең 4нче өлешендә (һөҗүм итеп талау) каралган җинаять сыйфатлары буенча эш кузгатылган.
Моннан тыш, Яшел Үзәндә яшәгән һәм Богаченконың җинаятьтәше саналган Ростов өлкәсенең Сальск шәһәрендә туып-үскән 28 яшьлек Илья Кострубин да эзләүгә игълан ителгән иде.(http://matbugat.ru/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев