Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

9-14 июль көннәрендә Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгында яшьләрнең “Сәләт” Халыкара белем бирү форумы узачак

Монда һәр алан үз эшчәнлекләрен үзенчәлеклерәк итеп тәкъдим итәчәк.

Шулай ук аларны фән, сәнгать, мәдәният һәм спорт өлкәсендәге күренекле шәхесләр белән очрашулар да көтә. Сәләтле балалар үзләренең спорт һәм акыл ягыннан чыныгуын төрле чараларда - брейн-ринг, интеллектуаль марафон, шахмат, волейбол, футболда сынап караячак.


Әлеге җыен вакытында "Сәләт" аланнары арасында Шаяннар һәм Тапкырлар Клубы фестивале дә булыр дип көтелә. Бу көннәрдә аланнар бер-берсен сәламләп, сөрәннәр әйтерләр, "Сәләт"нең җырларын, аланнарның үз гимннарын кабат - кабат башкарырлар һәм Биләрдәге күңелле вакыйгалар җәйге ялның тагын бер матур мизгеле булып сәлкешләр күңелендә уелып калачак.

Көн салкынча, яңгырлы булса да, Биләрдә ял итүче "Сәләт - Саба" сәлкешләренең йөрәкләре, хисләре кайнар. Алар бар көчләрен, игътибарларын җигеп төрле ярышларда катнаша, алда үтәселәренә әзерләнә. Кичәге ярышларда исә уңышлары да бар: шахмат ярышларында безнекеләр 3 урын яулады. Афәрин, егетләр - кызлар!

http://imcsaba.3dn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев