Саба таңнары

9 көне эчендә 10 кешенең гомере өзелгән

Татарстанда үткән тәүлектә, 9 ноябрьдә, кеше сәламәтлегенә зыян китерердәй 15 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. Шуның аркасында 2 кеше һәлак булган һәм 16 кеше төрле тән җәрәхәте алган. Татарстанда узган тәүлектә исерек килеш руль артына утырган 24 кеше тоткарланган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыгуның - 36, балаларны махсус балалар...

Татарстанда үткән тәүлектә, 9 ноябрьдә, кеше сәламәтлегенә зыян китерердәй 15 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. Шуның аркасында 2 кеше һәлак булган һәм 16 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Татарстанда узган тәүлектә исерек килеш руль артына утырган 24 кеше тоткарланган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыгуның - 36, балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртүнең - 32, иминлек каешы эләктермәүнең 376 очрагы теркәлгән.

Ноябрьнең 9 көне эчендә республикада кеше сәламәтлегенә зыян китергән 110 юл-транспорт һәлакате булган: 10 кешенең гомере өзелгән, 128 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Интертат.ру


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: