Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алоэ сихәте (КИҢӘШ)

Алоэ согын бик аз дозада гына куллану зарур, алайса организмны агуларга мөмкин.

Хроник гастрит, ашказаны җәрәхәте булганда, дизентериядән соң алоэ согын көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1 әр чәй кашыгы эчәргә ярый. Алоэ согын ясау өчен, 3-4 еллык үсемлекнең яфракларын 12 көн суыткычта (яки 4-8 градуслы караңгы урында) тоталар, аннары кайнатып суытылган суда юып, турыйлар, марля аша согын сыгалар һәм су мунчасында 3 минут кайнатып алалар. Сокны тиз арада кулланып бетерү зарур, озак торса, сихәте калмый. Нурланыш белән йогышланганда, ашказаны җәрәхәте, бронхиаль астма, гастрит, ларингит, дизентерия булганда, яртышар чәй кашыгы сокны һәм балны 1 стакан җылы сөткә салып, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала эчәләр. Дәва курсы – 2-3 атна, аннары 2 атна ял иткәч, тагын кабатларга була.

 

 

http://tulachi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X