Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алсу Әбелханова нинди машинада йөрүен ник яшерә?

Машинасыз яшәүне хәзер күз алдына да китереп булмый. Бүгенге көндә җырчыларның кайсы нинди машинада җилдерә соң?

Алсу Абелханова 2000 нче елдан ук рүлдә. Җырчының беренче машинасы — аквамарин төсендәге девятка булган. Алсу горурланып, ул чорларда, автоледилар аз булуын, һәм араларында үзе булу белән мактанды. Бүгенге көндә җырчының ике машинасы бар, ләкин Алсу маркаларын сер итеп калдырды, дип яза ТМТВ.

 
Мөнир Рахмаев өчен автомобиль иң якын дусты. Җырчы көн-төннәрен аның белән уздыра икән. Гастрольләрдә еш йөрүе аркасында машинада куна дисәк тә була. Егетнең беренче машинасы Рәсәй дә җитештерелгән булса,  бүгенге көндә исә Мөнир, дүрт миллионнан артык торган Porsche машинасында йөри.

 

 Илназ Гарипов әле күптән түгел генә машина йөртү таныклыгын алыштырган. Димәк, егетнең ким дигәндә  10 еллык стажы бар.  Казан урамнарыннан җырчы егетебез «Lexus»та җилдерә. Ә җырчының беренче машинасына килгәндә – ВАЗ 2101, халыкта аны копейка дип йөртәләр. Бүгенге көндә исә Илназ машинасын эш аты белән чагыштырды. “Бөтен аппаратурам, техникам биредә,”- дип сөйләде Ильназ.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев