Алсу һәм Ксения Собчак Башкортстанның Илеш районында башкортча биеп күрсәтте
Яңалыклар

Алсу һәм Ксения Собчак Башкортстанның Илеш районында башкортча биеп күрсәтте

Танылган телетапшырулар алып баручысы, журналист һәм Россия Президентына элеккеге кандидат Ксения Собчак җырчы Алсу белән бергә аның әтисе — Ралиф Сафинның туган җире булган Уяндык башкорт авылында булдылар.

Танылган телетапшырулар алып баручысы, журналист һәм Россия Президентына элеккеге кандидат Ксения Собчак җырчы Алсу белән бергә аның әтисе — Ралиф Сафинның туган җире булган Уяндык башкорт авылында булдылар. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Авылда танылган кунакларны җыр-бию, чәк-чәк һәм башка сый-хөрмәт белән каршы алдылар. Ксения белән Алсу түзеп тора алмады, җирле коллектив белән башкорт биюен биеде.

Башкортстанга Россиянең мәшһүр ике заты сәфәренең сәбәбе әлегә игълан ителми.

Фото: соцсети

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев