Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Америкада яшәүче 4 кешелек гаилә җенесен алыштырган

Америкада яшәүче бер гаилә җенесен алыштырган. Ата-анасы гына түгел, аларның балалары да рольләре белән алмашынган. Бу хакта НТВ хәбәр итә.

62 яшьлек ире – Ширли-Остин исемле хатын-кызга, аның 41 яшьлек хатыны Дэниел Хэррот исемле ир-атка әйләнгән.

Шулай ук әлеге гаиләдә 2 бала була: бер кыз һәм бер малай. Хәзер 11 яшьлек кызлары – Мэйсон исемле малай, 13 яшьлек уллары – Джошуа исемле кыз икән.

Ир белән хатынның бу икенче тапкыр гаилә корулары. Беренче гаилә әгъзалары аларның мондый адымга барырга теләүләрен аңламаган, бәлки гаилә шул сәбәпле таркалгандыр.

Хэррот үз гомеренең күп өлешен хатын-кыз буларак яшәп, ир-атка кияүгә чыгып, ике бала алып кайтса да, үзен һәрвакыт ир кеше итеп тоюы турында әйткән.

Хәзерге вакытта гаилә әгъзалары “трансгендер” күчеш чорында икән. “Ниһаять, без үзебезне таптык, без бәхетле”, дип белдергән әлеге гаилә.

Нәрсә генә юк инде бу дөньяда, Алла сакласын!

 
  • Ир белән хатын

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев