Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ана улы белән килененә үзе бозым ясаганмы? (булган хәл)

Чулпан әле 25 яшен генә тутырган чибәр, яшь кыз.

Янәшәсендә үзе кебек сөйкемле кызы уйнап йөри. Көнләшеп карап китүчеләр дә юк түгелдер аңа. Киеме чиста, пөхтә, матур, туган якларына машинага утырып кайтып йөри. Әнә, нинди шук кызчыгы да үсеп килә. 22 яшендә кияүгә чыга Чулпан. Туйлар гөрләп-шаулап үтә. Күрше авыл егете Илдар белән алар бер елга якын йөриләр. "Икесе дә тыныч, тырыш, сабыр, бигерәк пар килгәннәр инде",- дип сөйли ике авыл халкы. Чыннан да, тырышлыклары юк түгел, мәктәп бетереп, Казанга китүгә үз көннәрен үзләре күрәләр алар. Укыйлар да, эшлиләр дә. Үз тамакларын туйдыру гына түгел, әти-әниләренә булышырга да мөмкинлекләре була. Ата-анага күп кирәкме сон, ялларда кайтып киткәндә кечкенә булса да күчтәнәч алып кайтсалар күңел сөенеп куя. Әйе, бәхет өчен тагын ни кирәк?

Әллә кеше күзе тигән, әллә язмышлары шул булган, тик бу гаилә шатлыгы озакка бармый шул. Чулпанның күзләренә игътибар белән карасаң, сагыш-борчу барын күреп була. Нәни кызына елмаерга тырышса да, күзләре моңсу аның. "Хәлең ничек?" - диеп сорагач та, Чулпан "әкренләп кенә", - дип җавап бирә. Әллә күңел тулган чагы булды, әллә гыйбрат булсын дип, яшь әни җан борчулары белән бүлешергә уйлады:

"Әкрен генә инде, менә ялга авылга кайттым, кызымны бик сагындым - дип башыннан сыйпап куйды ул сабыен - әнигә дә бала белән авыр, бераз ял итсен, кечкенә балалар тик тормый бит, гел артларыннан чабасы."

Чулпан инде берничә ай баласын әнисе янында калдырып, шәһәргә эшкә йөри. Балалар бакчасына чират җитмәгән, шәхси садикларга йөртү артык кыйммәт, әле бит фатир өчен дә түләп торасы бар.

"Илдарның елга якын рәтләп эшләгәне юк, - дип дәвам итте ул. - Дөресен генә, бик сирәк күрешәбез, ә яшәргә кирәк, менә әни булыша әле ярый, миңа да эше булып куйды. Зарплата белән пенсияне тартып-сузып барабыз…."

Ир вазыйфасын үз җилкәләренә алган Чулпан, битләрен сыпырып куйды. Арган, талчыккан икән шул. Борчусыз, шаян, шук, алсу битле кыз түгел инде ул.

"Әле бит кайчан гына бар да яхшы иде - янә елмаеп куйды ул, әйтерсең лә 2-3 ел артка чигенеп шатланып,сөенеп йөргән көннәренә кире кайтты - Илдар белән бик әйбәт тора идек, икебез дә эшләдек, тырыштык… Яшь гаиләгә ни кирәк инде, әйеме? Саулык-сәламәтлек, эш урының булса, калганы инде үзеңнән тора.. Әмма, бар да алай гади түгел икән ул тормышта. Хәер, алдан ук бар да дөрес китмәгәндер, ләкин мин игътибар бирмәскә тырыштым, ошанмадым… Никах туеннан соң сумкамда канлы кулъяулыгы таптым. Башта аңламадым: каян килгән, кем куйган? Югыйсә өйдә туганнар гына бит, иң якын кешеләр. Бозым турында ишеткән бар иде, ләкин минем белән бу хәл булмас дип уйладым. "Бисмилләмне" әйтеп күмдем дә, оныттым мин моны. Ә тормыш дәвам итте, ялларын әниләргә кунакка кайтабыз, башта Илдар ягына,аннан әнием янына кереп чыгабыз. Кайнанам яхшы каршы алды башта, үзем дә якын күрдем, күчтәнәчәрне ташып кына тордык, үзе сораган әйберләрне дә алып кайта идек. Озак үтмәде, кызыбыз да туды. Мин өйдә, баланы да ашатырга, киедерергә кирәк - акча кимеде. Ә кредитны түләргә кирәк, фатир өчен дә ай саен биреп торасы. Әнием ярдәм итте, рәхмәт яусын аңа, элек тә ит, яшелчәләр белән булышып торды, инде бала тугач, пенсия яшенә карамастан эшкә дә чыкты. Ә менә кайнанам белән аралар салкынайды. Сораган әйберен алып кайта алмагач, ачулана иде, "буш кул белән кайтырга ничек оят түгел" дия иде. Әни кеше баласына бәхет кенә тели бит инде, акларга тырыштым бианаемны… Әмма машинада, киемнәр арасында вакыт-вакыт инәләр табыла торды. Илдар да соңгы арада бик үзгәрде, күзләре томаланды, югала башлады, эштән чыкты. Инде хәзер мин моны игътибарсыз калдыра алмадым, курка башладым. Ләкин кайнанам дип уйламый идем, моны берничек тә булуы мөмки түгел, ул бит әни кеше! Тик… соңгы булган хәл мине тагын да шикләндерде. Бер ялда кайтканда күчтәнәчкә дип кайнанам ит җибәрде, безгә генә түгел, минем әнигә дә элеш бар иде. Тик әнием бу хәлгә бик сәерсенде, чөнки элек күчтәнәчләр бер дә биргән булмады аның. Әнием итне башта этебезгә ашатып карады. Икенче көнне, ни гаҗәп, этебез аяксыз калган, аннан озак тормас үлеп тә киткән. Бу хәлдән соң мин безгә дигән элешне суыткычка эчкәрәк яшереп куйдым, кулланмандым. Илдар да бу вакытта эшкә урнашып, янә үз халәтенә кайткан иде, мин дә, нихаять, тынычланп куйдым. Бер көнне өйгә кайткач, ни күрим, Илдар теге итне алып аш пешергән. Ашама дисәм дә ашады, икенче көнне үк өйдән чыгып югалды, эшендә дә күренмәде, дуслары белән салгалый башлады… Мәчетләргә дә барып карадык, үзе теләп йөри кебек башта, аннары әниләре янына кайтып килгәч, тагын эчә башлый, югала… Тормышны үземә алып барырга калды, дөресен генә әйткәндә, бик ардым, талдым… Үткәннәрне сагынып үтә буш вакытларым. Илдар үзе бик яхшы кеше, мин аның турына бер начар сүз дә әйтә алмыйм, тик бу сәерлеге белән яшәп булмый, ни дисән дә, бала бар….. Кем гаепледер, әйтәсе кыен. Барыбыз да ялгышлыклар кылгандыр, бәлки. "Бар гаеп кайнанаңда!" диләр кешеләр, ләкин мин моңа бер ничек тә ошанып бетә алмыйм, ул бит әни, ана!!! "Миңа акча эшләүче, мине караучы малай кирәк!" - дип әйткән сүзләре искә төшә дә, тагын шикләнә башлыйм. Әллә шулай безне аерырга тели микән? Юкка кешене гаеп итәсе килми, тәгъдирем шулдыр, инде сабыр булырга гына кала. Хәзер моның турында уйларга вакытым да юк, эш көтә, эш…" - дип тәмамлады сүзен Чулпан. Йөгереп килгән кызын итәгенә утыртты да, башларыннан сыйпады, маңгаеннан үпте. Әйе, бик сагынган әни баласын, аерылып торулар икесенә дә авыр бирелә.

Әни дигәч тә, күз алдына мөләем, үз баласы өчен җан атып торучы, хәтта гомерен дә бирергә әзер булган хатын кыз образы килә. Кем уйлаган, әни мәхәббәте дә төрле була икән…

Хәер, бу очракта кем гаепле икәнен беребез дә әйтә алмый, хакыбыз да юк. Бар нәрсәне белүче Аллахы тәгалә генә. Һәр кеше үзенә нәтиҗә чыгарып, матурлыкка, сафлыкка омтылып яшәсә иде. Чиста җанлы, иманлы булырга тырышыйк! Тормышта ни генә булмасын, кешелекле булып калыйк. Ходай догаларны ишетүче, кабул итүче бит.

(язма бүгенге реаль хәлләрдән алынды, исемнәр үзгәртелде, ялгышлар китсә язма геройларын да, безне дә Ходай кичерсен, бары гыйбрәт алыр өчен бастырабыз)

http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев