Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Арчада яшәүче хатын-кыз элеккеге сөяркәсен үтерергә кеше яллаган

Арчада 36 яшьлек хатын-кыз элеккеге сөяркәсен үтерү өчен үзе белән яшәүче ир-ат һәм аның дустын яллаган. Әлеге җинаять фаш ителгәннән соң 24 яшьлек Фидәил Маннанов, 26 яшьлек Руслан Зәйнәгетдинов һәм 36 яшьлек Гүзәл Габдрахманова гаепләнелә. Тикшерү мәгълүматлары буенча, хатын-кызның заказы 8 декабрьгә каршы төндә башкарыла. Маннанов һәм Зәйнәгетдинов зыян күрүченең...

Арчада 36 яшьлек хатын-кыз элеккеге сөяркәсен үтерү өчен үзе белән яшәүче ир-ат һәм аның дустын яллаган. Әлеге җинаять фаш ителгәннән соң 24 яшьлек Фидәил Маннанов, 26 яшьлек Руслан Зәйнәгетдинов һәм 36 яшьлек Гүзәл Габдрахманова гаепләнелә.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, хатын-кызның заказы 8 декабрьгә каршы төндә башкарыла. Маннанов һәм Зәйнәгетдинов зыян күрүченең фатирына кереп, аны кыйныйлар, бәйләп, стадион янәшәсендәге күпергә алып килеп, Казанка елгасына ыргыталар. Бәхетенә күрә, әлеге ир-ат бәйләреннән ычкынып, ярга йөзеп чыга һәм башкаларны ярдәмгә чакыра.

Әлеге җинаять кылучылар үз гаепләрен тулысынча таныган. Аларның әйтүенчә, Габдрахманова зыян күрүче белән романтик мөнәсәбәттә булган, соңрак Маннановка киткән. Элеккеге сөяркәсе хатын-кызны гел эзәрлекләгән, хурлаган. Шуңа да әлеге хатын-кыз бергә яшәүчесе белән аны үтерергә булган.

Якын арада тикшерү органнары гаепләнүчеләрне сак астына алуларын сорап, судка мөрәҗәгать белән чыгачак.

Интертат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев