Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ата-аналар татар телен мәҗбүри рәвештә укытуны сорап имза җыя

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына, Россия Мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәтенә петиция әзерләнгән.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан мәктәпләрендә укучы балаларның ата-аналары татар телен мәҗбүри рәвештә укытуны сорап имза җыя башладылар. change онлайн петицияләр сайтында тавыш бирү башкарыла.

Без, Татарстан мәктәпләрендә белем алучы укучыларның ата-аналары һәм татар теленең язмышына битараф булмаган кешеләр, таләп итәбез, диелә сайтта.

Петицияне оештыручылар Татарстанның гомумбелем бирү учреждениеләрендә татар телен һәм рус телен тигез хокукта мәҗбүри рәвештә укытуны таләп итә. Моннан тыш алар Бердәм дәүләт имтиханын татар телендә тапшыру мөмкинлеге булуны сорый.

Петиция язучылар татар теле укытуның кирәклеген дәлилләп, мисаллар китерә, күп телләрне белүнең файдалы якларын әйтә.

Авторлар татар телен начар белгән һәм аның белән үз балаларын “газапларга” теләмәгән татарларга мөрәҗәгать итә. “Еш кына андый ата-аналар ни өчендер балаларын татар гимназияләрендә һәм мәктәпләрендә укыта. Алар тәртип, милли кыйммәтләр хөкем сөргән урынга тартыла. Гомумән, татар ата-аналарының барысы да өлкәннәрне хөрмәт итү, намуслы әхлак яклы. Ләкин алар ни өчендер тел һәм әхлак төшенчәләре бер-берсенә бәйле түгел дип уйлый. Бу белем җитмәүдән килә”, - дип яза алар.

 change.org сайтында татар телен мәктәптә мәҗбүри укытуны яклап тавыш бирергә мөмкин.

http://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X