Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авиарейс тоткарланганда пассажирлар очудан баш тартырга хокуклы

Кире кайтарып булмый торган билетлар өчен дә акча таләп итәргә мөмкин.

Роспотребнадзор рейслар тоткарланганда авиапассажирларның хокуклары турында искә төшерде. Рейс тоткарланганда пассажирлар очудан баш тартырга һәм акчаларын кире кайтарырга хокуклы. Бу хакта ведомствоның рәсми сайтында хәбәр ителә.

Кире кайтарылмый торган дип күрсәтелгән билетлар өчен дә акчаны кире кайтарып була.

Моннан тыш, авиайөртүчедән мораль зыян һәм чыгымнарны каплау өчен компенсация дә алырга була. Моны мәсәлән, тоткарлану сәбәпле, алдан акча түләнгән экскурсияләргә эләгә алмаганда эшләргә була.

Рейс тоткарланганда клиент бушлай хезмәтләр таләп итәргә хокуклы. Мәсәлән йөкне саклау, салкынча эчемлекләр сорау, ике тапкыр телефоннан шалтырату яки электрон почтадан ике хат җибәрү. Моннан тыш, кирәк булган очракта пассажирга ана һәм бала бүлмәсе дә тәкъдим ителергә тиеш.

Әгәр рейс дүрт сәгатьтән һәм аннан да озаккарак тоткарлана икән, пассажирларга кайнар ризык бирелергә тиеш. Әгәр көтү сигез сәгатьтән артып китсә, авиакомпания клиентларны кунакханәгә урнаштырырга һәм аэропортка кадәр трансфер тәкъдим итәргә тиеш.

Фото: pixabay.com

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев