Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл хезмәтчәннәре ярминкә мәйданындагы тәртипсезлектән зарлана

Казанга узган шимбәдә агрохуҗалыклар, агропредприятие­ләр һәм шәхси хуҗалыклар чираттагы ярминкәгә 527 машинада 41,4 миллион сумлык азык-төлек төяп килде. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, 244,2 тонна бәрәңге, 34 тонна сыер ите, 43,6 тонна шикәр комы, 16 тонна карабодай, 502,9 мең данәдә йомырка китерелгән. Исемлектәге азык-төлек, әлбәттә, болар белән генә чикләнми.

Яңа Савин районындагы Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы киселешендәге мәйданда Яшел Үзән, Балтач, Биектау, Кукмара, Буа, Яңа Чишмә, Спас районнары, «Майский» һәм «Нармонка» агропредприятиеләре сәүдә гөрләтте.

– Шахмай үзидарәсенә караган авыллардан гына да сигез чатыр кордык, районныкылар 30га якын. Халык бик теләп катнаша ярминкәләрдә, товарны акчага әйләндерәбез бит, – ди Яңа Чишмә районының Шахмай җирле үзидарә рәисе Ильяс Гаризов.
Муниципаль хезмәткәр генә түгел, фермер дисәң дә хата булмаячак икән үзен.

 

– Безнең якта халык каз асрауга һәвәс. Шахмайдан Гөлфия белән Ринат Салаватовлар 400 каз үстерде. 30ар баш каз ул инде һәр гаиләдә дә бар. Быел үзебез дә 200 каз үстердек, ярминкәләрдә казның килограммын 350 сумнан тәкъдим итәбез, – диде ул.
Шул ук Яңа Чишмә районының Екатериновка авылыннан Резеда белән Рафаил Сөләймановлар 1992 елдан башлап күпләп терлек асрарга тотынганнар.

– Алты атыбыз, ике савым сыерыбыз бар. Ел саен ит өчен алты-сигез үгез алып үстерәбез. Тавык-чебеш­ләрне, каз-үрдәкләрне санаган да юк, – ди Рафаил.
– Улыбыз Рим да булыша. Ярминкәгә дә бергәләшеп килдек, – дип кушыла аңа Резеда.

Авыл хезмәтчәннәре ярминкә мәйданында Казан кибетләренең һәм базарларының, көньяк өлкәләр вәкилләренең чатыр корып, сәүдә алып баруыннан зарландылар. Бөгелмәдә үстерелгән карабодайны килограммын 30 сумнан «кара» абзыйлар сата. Яңа Савин базарында эшләүче чая апайлар шимбә саен дуңгыз ите, балык сата. Авыл хезмәтчәне базарда шомарган «сәүдәгәрләр» белән ярыша алмый шул әлегә. Кибетләрне һәм алыпсатарларны авыл хуҗалыгы ярминкәсеннән читтәрәк урнаштырырга яки бөтенләй катнаштырмаска кирәктер  бәлки.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X