Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айдар Сөләйманов Якутия примадоннасы белән татарча җырлаячак

Айдар Сөләйманов «Биир кун» («Под одним солнцем») I төбәкара интерактив этно-поп жанрындагы заманча җыр конкурсында Татарстанны тәкъдим итә.

Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов Саханың иң шау-шу тудыра торган йолдызы - Якутия примадоннасы Сахая – Владлена Бурнашева белән татарча җырлаячак. Дуэтның премьерасы Якутиядә уздырыла торган «Биир кун -2018» конкурсының гала-концертында булачак.

Искәртеп үтәбез, Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов «Биир кун» I төбәкара интерактив этно-поп жанрындагы заманча җыр конкурсында Татарстанны тәкъдим итә, һәм хәзерге вакытта катнашучыларга тавыш бирү бара.

«Биир кун» – I төбәкара интерактив этно-поп жанрындагы заманча җыр конкурсы Якутиядә уздырыла. Конкурста Россиянең 11 төбәге – Алтай Республикасы, Башкортстан, Бурятия, Татарстан, Удмуртия, Чувашия, Кырым Республикасы, Чукотка, Тыва, Ямал-Ненец автономияле округы һәм Саха (Якутия) Республикасыннан 11 җырчы катнаша. Конкурс шартлары буенча, җырлар катнашучыларның туган телендә башкарыла.

Айдар Сөйләйманов конкурс өчен “Илче Бага” һәм “Рәйхан” халык җырларын, Ренат Харис белән Резеда Әхиярованың “Зәңгәр томан”, Ренат Харис белән Эльмир Низамовның “Атлар чаба” җырларын сайлаган. “Атлар чаба” - “Төрквидение” халыкара фестивале өчен махсус язылып, икенче урын алган җыр, “Илче бага” халык җыры “Үзгәреш җиле – 2016”да тәкъдим ителгән иде.

“Илче бага” җыры гала-концертта ике тапкыр башкарыла. Башта мин аны үзем җырлыйм, аннары Сахая белән дуэт җырлаячакбыз. Хәзер Сахая җырны өйрәнә, әле бергә җырлаганыбыз юк”, - ди Айдар Сөләйманов.

Конкурсның финалы 17 февральдә була. Тамашачының СМС тавыш бирү нәтиҗәләре дә шунда билгеле булачак. Айдар Сөләйманов 17 февральгә кадәр тавыш бирү мөмкинлеге булуын искәртә.
 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев