Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бадминтон буенча укучыларның X спартакиадасында безнекеләр беренче

27-29 мартта Алабуганың "Бердәм Россия" спорткомплексында авыл районнары арасында бадминтон буенча укучыларның X спартакиадасы үтте. Быелгы уеннар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган. Ярышта республиканың 12 районыннан килгән командалар катнашты. Безнең бадминтончылар (командада 4егет һәм 4 кыз) 1 урынга лаек булды. 1999-2001 елгы укучылар арасында үткән спорт бәйгесендә Завод-Нырты мәктәбе укучылары...

27-29 мартта Алабуганың "Бердәм Россия" спорткомплексында авыл районнары арасында бадминтон буенча укучыларның X спартакиадасы үтте. Быелгы уеннар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган. Ярышта республиканың 12 районыннан килгән командалар катнашты. Безнең бадминтончылар (командада 4егет һәм 4 кыз) 1 урынга лаек булды. 1999-2001 елгы укучылар арасында үткән спорт бәйгесендә Завод-Нырты мәктәбе укучылары - Ильяс Шиһабиев, Илшат Миңнегалиев, Ринат Мөхлисов, Данис Латыйпов, Гөлгенә Вәлиева, Ләйсән Шакирова, Сөмбел Якупова һәм Олы Кибәче мәктәбеннән Илмира Ибәтова матур уен күрсәтте. Тренерлары - Гөлнара Зарипова, Ольга Козлова һәм Раил Мөбарәкҗанов. Ярышта барлыгы 15 призлы урын алырга мөмкин булып, шуның 13ен безнекеләр алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев