Саба таңнары

5 апрель 2015 яңалыклары

  • 5 апрель 2015 - 14:20
    Казанда Мәскәү базары янында янгын чыкты [+фото,видео]
    Бүген Казанда Мәскәү базары янында Декабристлар урамы 133 йорттагы җиде катлы йорт янында каты кара төтен чыкты. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, әлеге бинаның янкормасы булган беркатлы бина түбәсендә чүп-чар янган. Янгын чыкканда бинада кешеләр булган һәм аларны эвакуацияләгәннәр. Төтен күренүгә тиз арада дүрт янгын сүндерү машинасы килеп утны...
    405
    0
    0
  • 5 апрель 2015 - 04:44
    Полиция хезмәткәренә бензин сибәләр
    Кичә хәмер кулланган ир-ат участковый янына килеп, аннан таныклыгын күрсәтүне таләп итә. Бу хәл Сарман районының Завод урамында була. Элек тә хөкем ителгән булган 45 яшьлек ир-ат шешәдән бензин сибеп, полиция хезмәткәренең формалы киемен яндырмакчы була. Участковый хокук бозучыны тоткарлый һәм полиция бүлегенә китерә. Әлмәт таңнары
    411
    0
    0
  • 5 апрель 2015 - 04:39
    Сәнәгать мәйдан сорый
    Соңгы вакытта кулланышка инвестиция климаты, бизнес-инкубатор кебек сүзләр килеп керде. Шулай итеп, табигатьтә генә түгел, социаль-икътисадый үсеш өчен дә уңай климат булдыру мөһим шарт булып әверелде. Шул максаттан Татарстан Республикасы Инвестиция декларациясе дә эшләнде. Россиядә индустриаль парклар һәм бизнес-инкубаторлар булдыру белән актив шөгыльләнүче төбәкләр өчен уңай этәргеч ясаучы шартлар булдырылачак....
    352
    0
    0
  • 5 апрель 2015 - 04:37
    Кырларда 20 апрель тирәсендә ныклы эш башлануы көтелә
    Республикада көзге культураларны эшкәртү чаралары башланды. Кырларга туфрак эшкәртүгә беренче агрегатлар чыкты, дип хәбәр ителә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында. Азнакай, Сарман, Минзәләдә һәм Түбән Кама районында эш башланган. gismeteo.ru синоптиклары апрельнең беренче ункөнлегеннән соң, төнлә дә җылы һава торышы вәгъдә итә. "Кырларда 20 апрель тирәсендә ныклы...
    377
    0
    0
  • 5 апрель 2015 - 04:34
    Хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп
    Республиканың җирле үзидарә органнарында нәтиҗәле хезмәте һәм мәдәниятне үстерүгә лаеклы өлеш кертүе өчен Саба районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге башлыгы Мидхәт Гата улы Хафизов "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде.
    19
    0
    0
  • 5 апрель 2015 - 04:31
    Рифкать Шәймәрданов истәлегенә хоккей турниры
    29 мартта Лесхоз боз сараенда җанатар Рифкать Шәймәрданов истәлегенә хоккей турниры булды. Ярышта Юлбат, Шекше, Арташ, Аграр көллият, "Вымпел", "Ветеран" командалары "А" һәм "Б" төркемнәренә бүленеп үзара көч сынашты. Аграр көллият хоккейчылары (тренеры М.Галимов) үз төркемендә "Ветеран" командасын - 7:1, "Вымпел"ны - 7:2, финалда Шекше командасын 7:1 исәбенә отып, кубокка...
    391
    0
    0
  • 5 апрель 2015 - 04:26
    21 яшькә кадәрге егетләр-кызлар һәм ветераннар арасында теннис ярышлары
    Халыкара өстәл теннисы көне уңаеннан 5 апрельдә Саба мәдәният йорты спорт залында укучылар, 21 яшькә кадәрге егетләр-кызлар һәм ветераннар арасында теннис ярышлары үткәреләчәк. Ә 6 апрель көнне шул ук залда ярышлар "Әллүки", "Шатлык", Кыңгырау", "Бәләкәч", "Шоколад" балалар бакчаларына йөрүче балалар (һәр командадан 3 малай һәм 3 кыз) арасында була. Бәйге...
    448
    0
    0
  • 5 апрель 2015 - 04:20
    Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе, иҗади эшләр
    Тукран Киеп матуркүлмәген, Кызыл бизәк төшкәнен. Тук-тук-тук-тук тукылдап, Тукылдатып утыра. Чистартып агачларны Бөҗәкләрдән, кортлардан, Кышын, язын, җәен, көзен Шулай тамак туйдыра. Сагитова Азалия, 2 класс Укытучыма Мин мәктәпкә киткән чакта, Әни озатып кала. Ә мәктәптә укытучым Елмаеп каршы ала. Тырышып дәрес аңлата, Кат-кат әйтеп һәр сүзен. Әни күк иркәләгәнгә, Бик...
    483
    0
    0
  • 5 апрель 2015 - 04:18
    Бадминтон буенча укучыларның X спартакиадасында безнекеләр беренче
    27-29 мартта Алабуганың "Бердәм Россия" спорткомплексында авыл районнары арасында бадминтон буенча укучыларның X спартакиадасы үтте. Быелгы уеннар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган. Ярышта республиканың 12 районыннан килгән командалар катнашты. Безнең бадминтончылар (командада 4егет һәм 4 кыз) 1 урынга лаек булды. 1999-2001 елгы укучылар арасында үткән спорт бәйгесендә Завод-Нырты мәктәбе укучылары...
    338
    0
    0
  • 5 апрель 2015 - 04:15
    Тиз йөрешле рус шашкасы буенча район беренчелеге узды
    Саба мәдәният йортында Җи­ңү­нең 70 еллыгы уңаеннан районыбызның җирле үзидарәләре арасында тиз йөрешле рус шашкасы буенча район беренчелеге узды. Команда ярышында (1 ир-ат, 1 хатын-кыз) 1нче урынны Саба шәһәр җирлегеннән Илфат Ханнанов, Сирена Мөхәммәтова, 2нче урынны - Килдебәк авыл җирлегеннән Нәзир Дәүләтгәрәев,Фәридә Вә­лиева, 3нче урынны Фәния Шәм­сетдинова, Азат Әхмәтов (Саба)...
    359
    0
    0
Реклама