Полиция хезмәткәренә бензин сибәләр
Кичә хәмер кулланган ир-ат участковый янына килеп, аннан таныклыгын күрсәтүне таләп итә. Бу хәл Сарман районының Завод урамында була. Элек тә хөкем ителгән булган 45 яшьлек ир-ат шешәдән бензин сибеп, полиция хезмәткәренең формалы киемен яндырмакчы була. Участковый хокук бозучыны тоткарлый һәм полиция бүлегенә китерә. Әлмәт таңнары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев