Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар җәйге лагерьга барганда юллама бәясенең яртысын кайтарачаклар

Путин шулай ук студентлар туризмы өчен өстәмә мөмкинлекләр булдырырга һәм сынау проектын эшләтеп җибәрергә кирәклеген әйтте.

Быел Россия халкына балалары җәйге лагерьга барганда юллама бәясенең 50 проценты кире кайтарылачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында әйтте.

«Без балаларыбызның сәламәтлегенә аерым игътибар бирергә тиеш. Чөнки нәкъ менә балачакта киләчәккә сәламәтлек нигезе салына. Балалар ялын мөмкин кадәр уңайлы итәргә кирәк. Шуңа бәйле рәвештә, быел балалар җәйге лагерьга барганда юлламаның яртысын кире кайтарырга тәкъдим итәм», — диде дәүләт башлыгы.

Путин шулай ук студентлар туризмы өчен өстәмә мөмкинлекләр булдырырга һәм быел ук җәй көне ил буйлап сәяхәт итүче студентлар өчен сынау проектын эшләтеп җибәрергә кирәклеген әйтте.

«Әлбәттә, олимпиадаларда, волонтерлык һәм иҗади инициативаларда, „Россия — мөмкинлекләр иле“ платформасы проектларында үзләрен күрсәткән яшьләрне бүләкләргә кирәк. Мондый балаларга туристик путевка өчен акчаны өлешчә кире кайтару программасы каникуллар вакытында да, югары сезон чорында, гамәлдә булачак. Моңа кадәр без мондый карарлар кабул итмәдек», — дип искәртте РФ Президенты.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X