Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балтач Сосновский балтырганы үскән мәйданнар буенча республикада беренче урында

Районның 134 гектар җирендә кеше сәламәтлегенә куркыныч тудыра торган үсемлек үсә.

Татарстан районы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Балтач районын Сосновский балтырганы буенча антилидер район дип атады. Бу хакта ул район советы сессиясе утырышында әйтте.

"Антилидер, республикада Сосновский балтырганы буенча беренче урында. 134,3 гектарда Сосновский балтырганы үсә. Кайбер урыннарда биеклеге 2,7 метрга җитә. Шундый итеп үстерәсез", - дигән белешмәне укыды Фәрит Мөхәммәтшин.

"Бик яман әйбер. Без РФ Хөкүмәте рәисе Медведевка хат җибәрдек. Ни өчен дигәндә, бу бездә генә түгел. Әмма бездә беренче урында Балтач районы "җиңүче", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

"Бутаганнардыр", - дип җавап бирде район башлыгы Рамил Нотфуллин. "Бутамаганнар! Бутаганнар сиңа! Кар быел күп булды, чыгып күрсәтә алмыйм инде, күрсәтер идем әзрәк мактанырлык. Карагыз әле, бик яман әйбер", - диде ул.

Дәүләт Советы Рәисе бу мәсьәләгә ТР вице-премьеры - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның зур игътибар бирүен әйтте. "Марат Готович сорады моны әйтергә, карасыннар әле авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче җитәкчеләр, диде ", - дип аңлатты Фәрит Мөхәммәтшин.

Фото: pixabay.com CC0 Creative Commons

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев