Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

БАЛЫК ТОТУНЫ ТЫЮ СРОК­ЛАРЫ

2018 елда Татарстан Республикасы балык хуҗалыгы сулыкларында һәвәскәр һәм сәнәгать балыкчылыгын язгы тыю сроклары үзгәрде.

Быел язгы-җәйге чорда балык тотуны тыю вакыты 25 апрельдә башланып 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Балыкчылар шуны белеп торырга тиеш: балыкны тоту ысуллары һәм балык тоту урыннары буенча чикләүләр кертелә. Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында һәм аларга коючы елгаларда (моңа Мишә елгасы да керә) күрсәтелгән срокларда барлык төр чаралар белән балык тоту тыела. Балык уылдык чәчмәгән урыннарда бер кешегә эләктергеч ыргаклары саны икедән артмаган бер кармак белән генә тотарга рөхсәт ителә. Язгы уылдык чәчү чоры су биологик ресурсларын саклау өчен аеруча мөһим. Законсыз балык тотучыларны административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту чаралары күреләчәк.

Фото: https://pixabay.com | obuy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев