Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бел син, мәк, без - күмәк

Һәр елны, җәй җитүгә, гомумроссия оператив-профилактик "Мәк" операциясе старт ала. Аның максаты - мәк, киндер һәм башка наркотик матдәле үсемлекләрне рөхсәтсез үстерүне барлау, кисәтү һәм булдырмау. Быел "Мәк" операциясе 25 майдан 28 октябрьгә кадәр дәвам итте. Аны үткәрү өчен оператив штаб төзелде, эшче төркем булдырылды. Операция барышында 11 урында барысы...

Һәр елны, җәй җитүгә, гомумроссия оператив-профилактик "Мәк" операциясе старт ала. Аның максаты - мәк, киндер һәм башка наркотик матдәле үсемлекләрне рөхсәтсез үстерүне барлау, кисәтү һәм булдырмау. Быел "Мәк" операциясе 25 майдан 28 октябрьгә кадәр дәвам итте. Аны үткәрү өчен оператив штаб төзелде, эшче төркем булдырылды. Операция барышында 11 урында барысы 7,31 квадрат метрда наркотик матдәле мәк, бер урында 38 квадрат метрда киндер үскән урыннар ачыкланып, җир кишәрлекләре хуҗаларына, шул исәптән юридик зат - "Саба" җәмгыятенең Тимершык бригадасы җитәкчесенә әлеге үсемлекләрне юк итү буенча 12 язмача күрсәтмә бирелде. Мисалга, 1 августта Оет авылында "Ф" шәхси хуҗалыгындагы бакчада 21 данә киндер (экспертиза вакытында ул коры хәлдә 6,2 килограмм тәшкил итте) үскәнлеге билгеле булды. Кабат тикшерү вакытында хокук бозучылар ачыкланмады. "Мәк" операциясе мәдәният учакларына, дискотекалар үткәрелә торган урыннарга участок вәкаләтлеләре, балигъ булмаганнарның эшләрен тикшерү инспекторлары катнашында үткәрелеп, наркотик матдәләр кулланучыларны, тарату белән шөгыльләнүчеләрне ачык­лау максатын­да яшьләр белән үзара ышанычка нигезләнгән мөгамәлә урнаштырылды. Нәтиҗәдә 11 августта Байлар Сабасының Совет һәм Гали Закиров урамнары арасындагы ерганакта барысы 41 данә (193,6 грамм мәк саламы) белән "Ш" тоткарланды. Аңа карата җинаять эше кузгатылып, җәза чарасы билгеләнде.

Оператив-профилактика чарасы барышында 56 кеше, наркотик куллану-кулланмавын ачыклау өчен, медицина тикшерүе үтәргә җибәрелде. Табиб­лар чыгарган нәтиҗәләр шикләрне таратса да, тынычланыр урын юк. Наркотиклар белән эш итү очракларын гадәти алымнар белән фаш итү авыр. Кемнәрдер җәй көне үскән мәк-киндер үсемлекләрен мәңгерәткеч матдәләр хәленә китерергә дә мөмкин икәнлеген истән чыгармыйбыз. Андый эш белән шөгыльләнүчеләрне ачыклауда гражданнарның булышлыгына ныграк таянасы килә. Бел, син киндер-мәк, без бу көрәштә күмәк дип әйтерлек булсын иде.

Илнар Гыйльманов,

полиция начальнигының оператив эш буенча урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X