Белеме бар меңне егар, медале бар кемне узар?
– Мәктәпләрдә татар телен өйрәтү мәсьәләсенә әлегә нокта куелмады. Хәзергә ничек бар, шулай укытуыбызны дәвам иттерәчәкбез. Киләсе уку елына кадәр чишелеш эзлибез, – дип тынычландырды Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек итү департаментының коллегия утырышына килгән журналистларны. Ә Мәскәү кунагы исә мәктәпләрдә билгеләрне арттырып кую, медальләрнең кыйммәте югалу хакында сөйләде.
Татар теле атнага – биш сәгать?
Рафис Борһанов әйтүенчә, бүген татар һәм урыс телен укыту республика һәм федераль законнарга туры китерелә. “Бүген – тел, иртәгә – математика, берсекөнгә химия фәннәре буенча проблема килеп туарга мөмкин. Көймәне чайкалдырырга кирәкми. Президент әйтмешли, гаеп атта да, тәртәдә дә бар. Мәсьәләне тыныч кына хәл итәргә кирәк. Киләсе уку елыннан ата-аналар татар телен дәүләт теле буларак – ике, туган теле буларак өч сәгать сайлый алачак”, – диде баш педагог.
Җыелышка Россия Мәгариф һәм фән тармагына күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Анзор Музаевны да чакырганнар. Ул, милли мәсьәлә буенча килеп туган бәхәсләр аркасында Татарстанның даны бөтен илгә таралды, дигән сүзләр белән килешми. “Россия Президенты тәкъдиме белән уздырылган тикшерүләрдә теге яки бу дәрәҗәдә кимчелекләр табылган милли төбәкләр күп. Төбәкләргә кисәтүләр ясалган, әмма проблема ахырга кадәр хәл ителмәгән. Бу мәсьәлә буенча федераль дәрәҗәдә зур семинар уздырылачак. Урыс теле барлык милләтләрне берләштерә, әмма ул милли телләрнең дәрәҗәсен төшерми. Бер милләт тә, бер тел дә кимсетелмәячәк. Бу проблеманы хәл итүдә яхшы педагоглар, методистлар ярдәменә, шулай ук СССР вакытындагы уңай тәҗрибәгә таянырга кирәк”, – диде ул.
Нигә артыгын тырышырга?
Республикада урыс теле буенча БДИ нәтиҗәләре югары дип тынычлану да барып чыкмады. Федераль хезмәтнең Россия төбәкләре хакимият органнары эшчәнлеген күзәтү идарәсе башлыгы Евгений Семченко белдергәнчә, Татарстанда урыс теленнән БДИ баллары югары булу шик уяткан. Республиканың 66 мәктәбендә билгеләрне арттырып кую очрагы күзәтелгән. Моңа белгечләр 9 һәм 11 нче сыйныф укучыларының имтихан нәтиҗәләрен тикшергәндә тап булган. Бөтенроссия тикшерүләре дә яңа хакыйкатьне ачкан. “Безнең илдә укытучысы, җитәкчесе дә барлык фәннән 100 процентлык нәтиҗә күрсәтергә оялмаган йөзләгән мәктәп бар. Шул ук вакытта имтихан нәтиҗәләре киресен сөйли. Һәр белгеч моның ялган билге икәнен яхшы аңлый. Бу укытучының таркаулыгыннан килә. Укучылар да үзләренең яхшы укуына ышана башлый. Шулай булгач, нигә артыгын тырышырга? Болай да яхшы бит”, – ди Семченко. Ә укытучылар матур билгегә ник кызыгамы? Мәскәү кунагы әйтүенчә, уку йорты өстенә бүре китерүдән курка. Гадәттә, түрә-агалар гаепсезләргә җәза бирергә, ә лаек булмаганнарны бүләкләргә күнеккән. “Күрсәткечләре түбән булса да, гадел нәтиҗәләргә ирешкәннәрне бүләкләргә, шул ук вакытта методик ярдәм күрсәтергә кирәк”, – ди ул, катгый кисәтеп.
Бүген БДИда иң чик баллны да җыя алмаган, әмма шул ук вакытта медальгә лаек булган укучылар аз түгел. Шуңа күрә киләчәктә медаль бирүнең тәртибен үзгәртергә җыеналар. Әйтик, Мәскәүдә медальгә дәгъва кылу өчен өч фәннән имтихан нәтиҗәсе, ким дигәндә, 220 балл булырга тиеш. “Әгәр бүген шушы күрсәткечне исәпкә алсак, илдә медаль алучылар саны ике тапкыр кимеячәк. Монда Татарстанны мактап та, хурлап та булмый”, – ди Семченко. Ә “матур билгеләр ясаган” мәктәпләрнең язмышы ничек булыр? “Аларның нинди шартларда эшләвен, нинди укытучылар белем бирүен карарга кирәк. Директорны эштән алып кына мәсьәләне хәл итеп булмаячак. Без җәза бирү белән мавыкмыйча, проблеманы хәл итү юлларын эзләргә тиеш”, – дип киңәш итте белгеч.
Узган ел республика уку йортларында 2 мең 423 тикшерү үткәрелгән. Барлыгы 2 мең кисәтү ясалган, 58 административ эш ачылган. Нәтиҗәдә 1 миллион сумлык штраф салынган. 13 мәгариф учреждениесенең эшчәнлеге туктатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев