Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Бер көнлек мәктәп”кә 30 кеше язылды. Гаризалар кабул итү дәвам итә

“Бер көнлек мәктәп”кә тыңлаучылар кабул итү игъланы бирелгәннән соң Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә проектта катнашу өчен 30 кеше язылды. Гаризалар кабул итү 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Беренче дәрес 2 март көнне Казанның Галиев мәчетендә узачак. Аларга 14 яшь тулган теләгән һәркем йөри ала.

Сезон саен проект казанлылар арасында популярлык казана бара. Оештыручылар бу юлы халыкның аеруча актив булуын билгеләп үтә. Интенсив курсларга гаиләләре белән язылучылар да юк түгел.

“Бер көнлек мәктәп” проекты намаз уку һәм ислам дине нигезләрен 5 дәрестә: атнасына бер көндә тиз һәм нәтиҗәле итеп үзләштерергә мөмкинлек бирә. Ул 4 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә вакыты булмаганнарга гыйбадәт нигезләрен үти башларга мөмкинлек бирү өчен махсус төзелгән. Интенсив курслар программасы югары темпта һәм алдан билгеләнгән кыска вакыт аралыгында дәресләр бирүне күздә тота. Моннан тыш, үзләштерелгән белемнәр практика белән ныгытылачак, чөнки дәресләр мәчеттә уза.

Оештыручылар сүзләренә караганда, быелгы сезонда остаз-волонтерларның санын арттыру ниятләнә. Бу һәрбер катнашучыга индивидуаль яктан якын килергә һәм намаз уку рәвешләрен гамәлдә күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.  

Дәресләр шимбә көнне иртәнге тугыздан (09.00) көндезге икегә кадәр (14.00) Казанның Галиев мәчетендә узачак.

Курс программасы үз эченә түбәндәге дәресләрне ала:

1. «Кереш дәрес». Терминология. Ислам динендә рөхсәт ителгән һәм тыелган гамәлләр. Тәһарәт. 

2. «Намаз дәресе»: намаз уку тәртибе. Намазда укыла торган сүрәләр һәм догалар.

3. Ураза, зәкят, хаҗ.

4. «Гакыйдә дәресе»: иманның төп баганалары.

5. «Сира дәресләре»: Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормыш юлы.

Интенсив курс программасы проектның беренче ике чыгарылышын истә тотып тулыландырылды. Шулай итеп, яңа сезонда катнашучылар, моннан тыш хәрам һәм хәләлне аерырга өйрәнәчәк, ислам терминологиясе турында мәгълүмат алачак. Шулай ук аларга дөрес итеп ураза тотарга өйрәтәчәкләр – чөнки курслар тәмамланып бер ай узгач мөселманнарның изге Рамазан ае башланачак.

Мөгаллимнәр сыйфатында хәзрәтләр һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр хәрәкәте активы чыгыш ясаячак, алар әлеге проектны башкаруда төп җаваплылыкны үз иңнәренә алдылар. Әлеге курсларны узганнан соң, укучылар төп ислам кануннарын үтәр өчен билгеле бер белемнәргә ия булачаклар.

Барлык дәресләр дә бушлай, укыту татар һәм рус телләрендә алып барыла. Дәресләрне үткәрү планына шулай ук уку өчен кирәк булган материаллар тарату да кертелгән. “Бер көнлек мәктәп”тә катнашучыларны бүләкләр көтә.

“Бөр көнлек мәктәп” проекты мөфтият тарафыннан беренче тапкыр 2018 елда дәгъвәт эшчәнлеге кысаларында тормышка ашырылды. Ике сезон дәвамында әлеге проект курсларында якынча 170 кеше белем алды, алар гыйбадәткә басты.

Проектта катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлү узарга кирәк.

Шулай ук +7 (843) 237-86-18 телефоны буенча язылырга мөмкин.

 

Фото: http://dumrt.ru

http://dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев