Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер кулында – сабый, икенчесендә – тәмәке

Баласы тәмәке тарткан әти-әниләргә 3 мең сумга кадәр штраф түләргә туры килмәгәе. Удмуртия депутатлары әнә шундый закон проекты әзерләгән, аны Дәүләт Думасына җибәрергә җыеналар. Акча түләтеп кенә үсмерләрне бу гадәттән биздереп булырмы?

Урамда, мәктәп янында тәмәке пыскытып торган үсмерләргә үтеп-сүтеп йөрүчеләрнең әллә ни исе китми. Олылар тарткач, яшьләргә аптырыйсы юк, диләр. Әти-әниләр бу күренешне үсмерлек чорындагы мавыгу гына дип кабул итә. Саннар исә куркыныч. Россиядә 13–15 яшьтәге укучыларның 15 проценты тәмәке тарта. Ун ел элек бу сан 12 процент булган. Бөтенроссия җә­мәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге белгечләре былтыр уздырган сораштыру нәтиҗәләре әнә шундый.

 
– Бүген болай да балаларын тиешенчә карамаган, тәрбия­лә­мәгән әти-әниләр административ җаваплылыкка тартыла. Монда “Комендант сәгате”н бозу да, тәр­типсезлек очраклары да, башкасы да керә. Удмурт депутатларының закон проекты гамәлгә кергән очракта сораулар туачак. Хокук сакчыларына балаларының тәмәке тартуын әти-әниләргә дәлилләргә туры киләчәк. Инкяр иткәндә, аларны җаваплылыкка тартып булмаячак, – дип аңлатма бирделәр Татарстан буенча Эчке эшләр министр­лыгының матбугат үзәгендә.
Министрлык мәгълүматларына караганда, 2018 елда җәмәгать урыннарында тәмәке тарткан өчен, республикада 5 мең 214 кешегә беркетмә төзелгән. 2019 елның беренче кварталында бу сан – 2 мең 324, әлеге чорда үсмерләрне тәмәке тартуга җәлеп иткән 7 кеше штрафка тартылган.


Депутатлар психологияне белми...

 
– Мондый тәкъдим белән чыккан удмурт депутатлары йә пси­хологик-педагогик белемгә ия тү­гел, йә әлеге фәннәрне начар укыганнар дип саныйм, – ди Казандагы олимпиадаларга әзерләүче махсус мәктәп директоры Павел Шмаков. – Балалар төрле сәбәптән тарта. Әти-әниләренә, яшьтәш­лә­ренә карап. Буш вакытларын ничек уздыра белмәүдән. Күп очракта аларга игътибар, кызыклы түгә­рәкләр, аралашу җитми. Мәктәбебездә тәмәке тартучылар бар, әмма алар аз. Без моңа каршы көрәшәбез.


Тәмәке тартканнар реферат язсын...


– Безнең мәктәптә 123 бала укый. Бер укучы да тәмәке тартмый. Штраф салып кына,  бу гадәттән биздереп булмаячак. Моның өчен тәмәкенең зарары турында мәктәп­тә дә, өйдә дә аңлатырга кирәк. Тәмәке тарткан укучыларга зыяны турында реферат яздыртсыннар, – ди Кукмара районының Сәрдекбаш мәктәбенең физкультура укытучысы Заһид Мөхәммәт­җанов.


Мамадыш районының Усали мәктәбе укытучысы Лидия Пасыева: “Гаилә бюджетының бер өлешен штрафка бүлеп бирәсе булса, тә­мә­ке тартучы бала тәмле ризыксыз, мо­далы киемсез кала дигән сүз. Башында аз гына акылы булган бала моңа бармаячак дип уйлыйм. Ба­ланың тарта башлавын сизүгә, аң­ла­ту эше алып барырга кирәк. Бәй­лелеккә эләккәч, штраф та, көрәшү дә, туктатырга тырышу да урынсыз”, – ди ул.


– Педагог, минем эшем – укыту, тәрбияләү түгел, ди. Түрәләр, без сезгә бала табарга кушмадык, ди­ләр. Әти-әни үзе генә кө­рәшкәндә, үсмерне тәрбияләү авыр, әлбәттә. Үсмерләр тартачак, әти-әниләргә штраф түләү өчен күбрәк эшләргә туры киләчәк. Күп эшләгән саен, балага вакыт азрак бүлеп бирелә дигән сүз, – ди Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты доценты Надежда Ванюхина.


“Гөнаһы әти-әнигә языла”


– Рәсүлебез хәдисләрендә, балаларның тәрбиясе өчен әти-әниләр җаваплы, диелә. Без мәктәп тәрбияләргә яки башкасы дип, йөз төрле сәбәп табабыз. Юк, җәмәгать, бала өчен гаилә җавап бирә. Баланың гөнаһы бар икән, ул әти-әнигә языла. Бер яктан, хуплыйм. Әти-әниләр уйлана башлар, бәлкем. Җәй якынлаша, тиздән яшь әниләр, бала арбасы тартып, урамга чыгар. Бер кулында – арба, икенчесендә – тәмәке. Мондый хәлләр булмасын иде, балалар бит бездән өйрәнә, – ди “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллин.


Казанда яшәүче ике бала анасы Ирина Рожкова бу фикер белән килешеп бетми. “Бала тәмәке тартса, әти-әни гаепле, дигән караш яши. Янәсе, әти-әниләр ваемсыз, битараф. Бу бер дә дөрес түгел. Кайбер әти-әниләр спорт белән шөгыльлә­нә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, әмма балалары тәмәке тарта. Үсмерләр яшьтәшләренең йогынтысына бирелә. Алар янында “ак карга” буласы килми”, – ди ул.

 

Михаил Короб, психолог:

 
– Баланың тәртибе өчен әти-әни җавап бирә. Әмма кайбер гаилә башлыклары үзләре дә тарта. Хөкүмәт җаваплылыгы да бар. Фильмнарда тәмәке тарталар, интернетта электрон тәмәкене рекламалыйлар. Җәмәгать урыннарында тәмәке тартырга ярамый, дигән закон бөтен җирдә дә үтәлми. Урамда, йорт ишегалдында тарталар. Минемчә, бөтенесе дә үсмерләр белән эшләүгә бәйле дәүләт программасыннан башланырга тиеш. Әти-әниләр белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләр буенча лекцияләр, семинарлар оештыруны күздә тотам. Әти-әниләргә балаларының фикерен ишетергә һәм тыңларга кирәк. СССР таркалганнан соң заманга яраклаштырылган гаилә институты төзе­мә­деләр. Әти-әниләрне гаепләп кенә, проблеманы хәл итеп булмый.

Фото: https://pixabay.com | HansMartinPaul

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев