Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүгенге мәктәп Россиядә күпчелек ата-ананың ышанычын акламый икән

Россиянең барлык мәктәпләрендә яңа уку елы башланды. Яңа өмет-максатлар белән җиң сызганып тырыша торган чор бу. Өмет димәктән, бүгенге мәктәп системасы Россиядә яшәүче күпчелек ата-ананың ышанычын акламый икән. Күптән түгел Superjob порталы тарафыннан уздырылган сораштыру нәти­җә­ләреннән күренгәнчә, бү­ген россиялеләрнең 63 про­центы, мәктәп балага ки­ләчәк тормышында ки­рәк булган гамәли белем һәм...

Россиянең барлык мәктәпләрендә яңа уку елы башланды. Яңа өмет-максатлар белән җиң сызганып тырыша торган чор бу. Өмет димәктән, бүгенге мәктәп системасы Россиядә яшәүче күпчелек ата-ананың ышанычын акламый икән.

Күптән түгел Superjob порталы тарафыннан уздырылган сораштыру нәти­җә­ләреннән күренгәнчә, бү­ген россиялеләрнең 63 про­центы, мәктәп балага ки­ләчәк тормышында ки­рәк булган гамәли белем һәм күнекмәләрне тиешле дәрәҗәдә бирми, дип саный. Респондентларның 19 проценты гына мәктәптәге әзерлекне югары бәяли икән. Замана мәктәбе балага ни дәрәҗәдә гамәли күнекмәләр бирә? Анда тәнкыйди фикер йөртү, игътибарлылык, күз алдына китерү сәләте һәм хәтер кебек сыйфатларны ничек тәрбияли? Әлеге күрсәткеч буенча респондентларның яртысы диярлек заман мәк­тәпләрен "өчле" билгесенә бәяләгән. Мәктәптә коммуникатив күнекмәләр (9 процент) белән әдәп-әхлак кагыйдәләренә өйрәтү (8 процент) тиешле дәрәҗәдә түгел диючеләр дә булган. Респондентларның 6 проценты хәзерге белем йортларына һөнәри үзбилгеләнү дигән төшенчәне кире кайтарырга тели.

Россиялеләрнең мондый тискәре фикерләре бе­лән "Образование" Россия­күләм фонды башлыгы Сергей Комков та килешә. - Мәктәп сис­темасына төрле иҗат түгәрәкләре, секция, студия, һөнәри үзбилгеләнү чалымнарын өстәргә һәм аларны һәр укучы өчен мәҗбүри итеп куярга кирәк. Укучыга исә күңеленә хуш килгән юнәлешне сайлап аласы гына калачак", - ди бел­геч.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев