Биш миллион аласың киләме?
Гаилә фермалары һәм терлекчелек продукциясе эшкәртү предприятиеләре санын тагын да арттыру максатыннан Татарстан Хөкүмәте терлекчелек белән шөгыльләнүче крестьян-фермер хуҗалыгы башлыкларына биш миллион сумга кадәр грант бирергә җыена. Моңа лаеклыларны ачыклауга конкурс 17 апрельдән игълан ителде. Бәйгедә катнашырга теләк белдерү турындагы заявкаларны һәм документларны 17 майга кадәр түбәндәге адрес буенча тапшырырга...
Гаилә фермалары һәм терлекчелек продукциясе эшкәртү предприятиеләре санын тагын да арттыру максатыннан Татарстан Хөкүмәте терлекчелек белән шөгыльләнүче крестьян-фермер хуҗалыгы башлыкларына биш миллион сумга кадәр грант бирергә җыена. Моңа лаеклыларны ачыклауга конкурс 17 апрельдән игълан ителде. Бәйгедә катнашырга теләк белдерү турындагы заявкаларны һәм документларны 17 майга кадәр түбәндәге адрес буенча тапшырырга кирәк: Казан шәһәре, Федосеевская урамы, 36 йорт, 309 бүлмә. Бәйгенең шартлары турындагы тулырак мәгълүматны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында табарга була: http://agro.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев