Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Бишле"гә укып, Татарстанда татар әдәбиятыннан БДИ тапшырган бердәнбер укучы Флүзәне Казанда көтмәгәннәр

Кызганыч, быел Татарстанда татар әдәбияты буенча имтихан тапшырган бердәнбер укучы Мөслим кызы Флүзә Гиздуллина татар теле укытучысы белгечлеген үзләштерә алмаячак. Югыйсә, татар телен - 92, әдәбиятны 72 баллга тапшырган. 20 хуҗалыклы авылда яшәүче кыз рус телен дә (БДИдан 91 балл җыйган) яхшы белә, математикасы да "5" лелек. Аның хыялын нинди...



Кызганыч, быел Татарстанда татар әдәбияты буенча имтихан тапшырган бердәнбер укучы Мөслим кызы Флүзә Гиздуллина татар теле укытучысы белгечлеген үзләштерә алмаячак. Югыйсә, татар телен - 92, әдәбиятны 72 баллга тапшырган. 20 хуҗалыклы авылда яшәүче кыз рус телен дә (БДИдан 91 балл җыйган) яхшы белә, математикасы да "5" лелек. Аның хыялын нинди сәбәпләр җимергән соң?
Моннан ике ел элек Сикия тугызъеллык мәктәбен башлангычка калдырганнар. Быел мәктәпне бөтен­ләй япканнар. Авылда мәк­тәп мәсьләсе шундыйрак. Флүзә (рәсемдә уң якта) исә 10 нчы сыйныфта үзләреннән 40-45 чакрым ераклыктагы Мөслим урта мәктәбендә белем алган. "Кечкенә мәктәптә укыгач, башта зур коллективка ияләшә алмам дип борчылган идем. Ләкин сыйныф җитәкчесе Гөлшан апа, сыйныфташларым белән уртак телне бик тиз таптым", - ди ул.

"Флүзә озын чәчле, тыйнак, гади авыл кызы. Аның үзенә дә, белеменә дә соклана идек. Ул татар теле укытучысы булырга хыялланды. Ләкин анда бару өчен җәмгыять белеменнән имтихан бирү кирәк. Ә ул аны сайламаган. Элек вузда өстәмә сынауларны биреп булса, ул хәзер бетерелгән", - ди укытучысы Гөлшан Мәүлиева.

Флүзә вузга кирәкле сынаулар белән дә кызыксынган. Әмма төгәл ачыклап бетермәгән. "БДИ бирәсе укучылар, интернетка яки кеше сүзенә генә ышанып, ялгыша күрмәсен иде. Ки­рәкле мәгълүматны вузның үзенә барып, белешсеннәр. Бу эштә әти-әниләр дә читтә булмасын иде. Югыйсә, минем хәлдә калачаклар", - дип киңәш итә Флүзә.

КФУдан башын иеп кайтып китәргә туры килсә дә, ул тукталып калырга җыен­мый. Әлегә Минзәлә педагогия көллиятендә укырга булган. Анда башлангыч сыйныф укытучысын татар телендә үзләштерәчәк. Аны тәмамлагач, КФУга үзе те­ләген ашырырга китәчәк. Флүзәнең хыяллары шундый.

Соңгы вакытта укучыларны татар әдәбияты сынавы бөтенләй кызыксындырмый. Аны берән-сәрән укучы гына бирә. Моннан берничә ел элек Сарман егете Раушан Заманов турында язып чыккан идек. Ул китапны көнбагыш урынына чиртәм, китап укырга яратам дигән иде. Флүзә исә туган телемне, әдә­биятны бик яратам, ди. "Татар теле сынавында бер­ничә укучы бар иде әле. Ә татар әдәбиятын берүзем бер бүлмәдә бирдем. Бөте­несе дә БДИдагыча, тик һәр җирдә тынлык. Өч сәгать ярым эчендә язып бетердем. Тынычлап, ашыкмыйча эшләдем. Әмирхан Ени­кинең "Әйтелмәгән васыять" әсәренә анализ ясадым. Биремнәр шактый катлаулы иде. Татар теленнән кагыйдәләрне яхшы беләм, шуңа күрә бернинди авырлыгын да сизмәдем", - ди ул.

Флүзәгә дә китап җене кагылган. Әллә моның өчен 20 хуҗалыклы авылда яшәргә кирәкме икән? "Авылда бернинди кызык та юк. Анда кайтуга ямансулый башлыйм. Менә шул чакта китап укып юанам. "Бу эшкә көн саен 4 сәгать вакытымны бүләм. Көне буе да укый алам. Кызык өчен генә бер утырып санамакчы идем, укыган әсәрләрнең очына чыга алмадым. Чит ил, рус әдәбиятын да яратам. Интернеттан китап уку дигән нәрсәне аңламый. Китапның бөтен тәме китапны - кулга тотып укуда. Әмирхан Еники, Фоат Садриев, Фатыйх Кәрим, Хәсән Туфан, Һади Такташ иҗатларына гашыйкмын, - ди ул. - Мөслимдә фатирда әбием, энем белән яшәдек. Ул вакытта да китап укудан бизмәдем. Иптәш кызлар белән бергәләп укыган әсәрләрен анализлый идек. Миңа китап җене кагылган, бугай".

Татар теле укытучысы була дип атлыгып торган кызга ничек тә булса, ярдәм итеп буламы? Әлеге сорау белән КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рә­диф Җамалетдиновка мө­рә­җәгать иттек. "Хәзер вузларның БДИга бернинди дә катнашы юк. Әле шушы көннәрдә генә Балтачтан бер кыз килгән иде, ул да җәмгыять белеменннән сынауны бирмәгән. Укырга керү өчен татар әдәбия­тыннан имтихан кирәкми. Ә татар теленнән үзебез өс­тәмә имтихан алабыз. Без­нең институт ел дәвамында "Ачык ишекләр" көне уздыра. Райондагы мәгариф бү­лекләренә дә керү тәртибе турында да мәгълүмат таратабыз. Мондый хәлләр булмасын өчен, укучылар нинди имтихан бирәсен алдан хәл итсен иде", - ди ул.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев