Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Болгар" радиосы урамда уздырган концертны меңнән артык кеше карады

Радио көне уңаеннан, Казанның Иске татар бистәсендә "Болгар радиосы" эстрада җырчылары катнашында күңел ачу чарасы оештырды.

Бүген Халыкара Радио көне уңаеннан "Болгар" радиосы урамда уздырган концертны меңнән артык кеше карады. Бу турыда радионың баш мөхәррире Илфар Кәримов "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте.

  • Казанның Иске татар бистәсендә "Болгар радиосы" оештырган эстрада җырчылары катнашындагы күңел ачу чарасын "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы онлайн күрсәтте.

Чарада татар эстрадасы артистлары Бәширә Насыйрова, Венера Ганиева, Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова, Алсу һәм Фларид Гыйзатуллиннар, Салават һәм Гүзәлем Миңнехановлар, Фәрит Низамиев, Чулпан Йосыпова, Венера һәм Ризат Рамазановлар, Рөстәм Гыйльфанов һ.б. чыгыш ясады.

"Болгар радиосы" отмечает День радио

Бәйрәм уңаеннан "Болгар" радиосы тыңлаучыларына күп кенә сораулар әзерләгән иде. "Болгар" радиосы нинди ешлыкта чыга?", "Нокта" тапшыруын кем алып бара?" кебек сорауларга дөрес җавап бирүчеләр, шулай ук уеннарда катнашучылар "Болгар" радиосының истәлекле бүләкләре белән бүләкләнде.

"Болгар радиосы" отмечает День радио

"Болгар" радиосының баш мөхәррире Илфар Кәримов "Татар-информ" хәбәрчесенә бүгенге көнне тыңлаучылар бәйрәме дә булуын әйтте.

"Болгар радиосы" отмечает День радио

"Халыкара радио көне радио хезмәткәрләренең генә бәйрәме түгел, ә тыңлаучыларның да бәйрәме. Без дә әлеге бәйрәмне тыңлаучыларыбыз белән билгеләп узарга булдык. Биредә тамашачы белән күзгә күз карашып аралашу мөмкин, яшь алып баручылар да үзләрен күрсәтә ала", - диде ул.

"Болгар радиосы" отмечает День радио

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев