Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Болгар" радиосы алып баручысы Дилбәр Фәиз авариягә эләккән

"Болгар радиосы" алып баручысы Дилбәр Фәиз Миллениум күперенә борылганда юл-транспорт һәлакәтенә эләккән. Каты түгел. Төнге эфирдан кайтып барганда, бер машина аның автомобиленә килеп бәрелгән. "Зыяны зур булмаса да, кәефне төшерергә җитә инде," - ди Дилбәр. Машинаның кузовы бераз янчелгән. Шунысы кызганыч, ак төстәге Nissan Juke автомобилен ул күптән түгел генә...

"Болгар радиосы" алып баручысы Дилбәр Фәиз Миллениум күперенә борылганда юл-транспорт һәлакәтенә эләккән. Каты түгел. Төнге эфирдан кайтып барганда, бер машина аның автомобиленә килеп бәрелгән. "Зыяны зур булмаса да, кәефне төшерергә җитә инде," - ди Дилбәр.

Машинаның кузовы бераз янчелгән. Шунысы кызганыч, ак төстәге Nissan Juke автомобилен ул күптән түгел генә алган. Өр-яңа машина. Яңага кешенең күзе тия диләр. Хак, ахры. Күп кенә автомобиль йөртүчеләр яңа машина алуга авариягә юлыгабыз дип зарланалар. Иронияле очраклылык буенча, Дилбәр "Болгар радиосы"нда автомобильләр турында тапшыру алып бара. Хәзер бу тапшыруда үзе турында да сөйләрлек әйбер булды инде.
Матбугат.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев