Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бурычларны түләттерер өчен... 289 ел кирәк!

Кимендә 1,5 миллион сум әҗәте булганнарның саны Татарстанда 700гә җитә. Ә 22 июнь көнне 45 миллион сум бурычы булган затка карата җинаять эше кузгатылган! Аңа кадәр 12,5 миллион сумлык әҗәтле берәүне дә җаваплылыкка тарткан булганнар. Бу бурычны түләттерер өчен 289 ел кирәк булыр иде, дип санап чыгарган суд приставлары... 2016...

Кимендә 1,5 миллион сум әҗәте булганнарның саны Татарстанда 700гә җитә. Ә 22 июнь көнне 45 миллион сум бурычы булган затка карата җинаять эше кузгатылган! Аңа кадәр 12,5 миллион сумлык әҗәтле берәүне дә җаваплылыкка тарткан булганнар. Бу бурычны түләттерер өчен 289 ел кирәк булыр иде, дип санап чыгарган суд приставлары...


2016 ел эчендә суд приставлары татарстанлыларның 2 миллиард сумга якын бурычын түләттерә алган. 1 миллион 400дән артык эш башкару производствосында булган. Әҗәтләрне түләттерә торган яхшы ысул булып милеккә арест салу тора. Ярты ел эчендә генә дә 5 меңнән артык арест салынган. Әгәр кеше милкенең бәясе 30 мең сумнан артып китә икән, бу очракта суд приставлары бу милекне тикшереп, аның бәясен санап чыгарып, ике як та риза булган очракта, 2 ай дәвамында аны сатуга куя...

Отпуск алдыннан, штраф турында уйлан!

Җәй айларында чит илгә ял итәргә чыгарга теләсәң, юллама алыр алдыннан башта бурычларың, түләнмәгән штрафларың юкмы икәнлеген карарга кирәк. Чөнки 25 мең татарстанлыга хәзерге вакытта Россия чикләрен узарга ярамый. Суд актлары буенча бурычларны үтәмәве, административ штрафларның гомуми саны 10 мең сумнан артып китүе - боларның барысы да аэропортта сине туктатуларына сәбәп булачак. Бүгенге көнгә автомобиль штрафлары буенча бер меңнән артык кешегә шундый чик куелган.

Хәер, бурычың булу-булмауны интернет аша гына да белеп була.

- Безнең сайтта Мәгълүматлар базасы бар. Анда һәр кеше үз исем-фамилиясен кертеп, өйдән чыкмыйча гына, бурычлары бармы-юкмы икәнлеген тикшерә ала. Әгәр бурычларың булса, аларны шунда ук электрон рәвештә түләп тә була, - ди Татарстан буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсенең мәгълүматлаштыру һәм мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү бүлеге башлыгы Сергей Заһидуллин.

Социаль челтәрләрдә утыручылар өчен мәгълүматлар базасының мобиль кушымтасы да бар. Аның аша даими рәвештә штрафлар турында мәгълүмат алуга язылырга мөмкин.
Ә суд приставларының "Шәхси кабинет" дигән программасы бурычлары булган гражданинга электрон рәвештә шикаять язарга, гариза җибәрергә яки башкару производствосы турындагы мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.

Суд приставлары алимент түләмәүчеләр бенча да яңа кагыйдәләр кертелгәнлеген искәртте. Әгәр алимент түләмәүчегә карата башкару производствосы ачылып, бурычлар ике айдан артык вакыт эчендә кайтарылмаган икән, 15 июльдән башлап, башта беркетмә төзелеп, судка җибәрелә. Суд карары буенча мәҗбүри эшләр билгеләнә, арест яки 50 мең сум штраф салына. Әгәр кеше һаман сабак алмаса, алимент түләмәүчегә карата җинаять эше кузгатыла.

Салымнар буенча бурычлар күп...

Суд приставлары тарафыннан түләттерелә торган бурычларның 60-70 процентын салымнар, дәүләт автоинспекциясе штрафлары, пенсия кертемнәре (взносы) буенча әҗәтләр алып тора. Икенче урында - алиментлар, өченче урында - торак-коммуналь хуҗалык торса, кредитлар буенча бурычлар алардан калышмый.

- "Юл приставы" дигән программа аша суд приставлары шәһәр юлларына да чыга. Мисал өчен, әле күптән түгел генә 1,5 сәгать эчендә 120 машинаны туктатып, 70 мең сум күләмдәге бурычларны кайтарта алдык, - дип ассызыклый Татарстан буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Эльмира Лабашова

Шунысын да искәртик: май аенда Казанда штрафларны түләттерү буенча махсус бүлек булдырылган. Республика буенча ЮХИДИ идарәсендә урнашкан бу бүлеккә Казанда теркәлгән һәркем мөрәҗәгать итә ала.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев