Быел тугызынчы сыйныф укучыларына мәҗбүри имтиханны уздырмау планлаштырыла
Россия Мәгариф министрлыгы шундый карар кабул итте.
Быел тугызынчы сыйныф укучылары өчен йомгаклау аттестациясе имтиханнары булмый. Бу турыда РИА Новости агентлыгы Россия Мәгариф министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.
Рус теле һәм математикадан мәҗбүри имтиханны уздырмау турында карар кабул ителде. Йомгаклау билгеләрен еллык билгеләргә карап чыгаралар.
«9 сыйныф укучылары өчен рус теле һәм математикадан мәҗбүри имтиханны уздырмау планлаштырыла. Еллык билгеләр нигезендә йомгаклау билгеләре куечалак», — диелә министрлык хәбәрендә.
Фото: Рамил Гали
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев