Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быелгы сентябрь дөньяда метеокүзәтүләр тарихында иң җылы ай булган

Температура аномалияләре бөтен җирдә диярлек теркәлгән.

2021 елның сентябре метеокүзәтүләр тарихында Җир шарында иң җылы ай дип табылды. Бу хакта «Известия» газетасы Copernicus Climate Change Service (CCCS) Европа иярченле күзәтүләр обсерваториясенең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Аларның мәгълүматлары буенча, быел сентябрь ае узган ел (былтыргы рекордсмен) белән чагыштырганда 0,05 градуска җылырак булган.

«Температура, Тын океанның көнчыгыш тропик өлешендәге Ла-Нинья салкынча шартларын исәпкә алмаганда, күп кенә төбәкләрдә уртача күрсәткечләрдән югарырак булды», — дип белдерделәр обсерваториядә.

Шул ук вакытта, Арктика бозларының күләме иярченле күзәтүләр вакытында минималь күрсәткеч белән чиратлашкан елларда икенче урында булып чыккан, бу әлеге чордагы уртача күрсәткечләргә караганда 40 процентка азрак.

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев