Саба таңнары

Чаллыдагы янгын вакытында 104 кеше коткарылган [+видео]

Кичә Чаллыда 9 катлы йортта газ чыгып шартлау нәтиҗәсендә көчле янгын булган. Әлеге йортта яшәүче 104 кешене коткарганнар.

Алар арасында булган йөри алмаучы инвалид кызны янгын хезмәткәре төтен эченнән үзенең сулау битлеген кидереп алып чыккан.

180 кв. метр мәйданда булган янгын сүндерелгән. Бәхеткә, сәламәтлегенә зур зыян килүчеләр юк, хәзер янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.


http://shahrikazan.com

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: