Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чит илгә чыгасың килсә, салымнарны вакытында түләп бар

2013 елның май-август айларында салым органнары күчемсез милекләре, транспорт чаралары, җир кишәрлекләре булган физик затлар түләргә тиешле милек салымнарын исәпләү һәм түләү кәгазьләрен тарату чаралары үткәрде. Билгеле булганча, физик затлар барлык төр салымнарны 1 ноябрьгә кадәр түләргә тиеш. Әлегә 1 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, салым түләүчеләрдән Саба муниципаль районы җирлекләре...

2013 елның май-август айларында салым органнары күчемсез милекләре, транспорт чаралары, җир кишәрлекләре булган физик затлар түләргә тиешле милек салымнарын исәпләү һәм түләү кәгазьләрен тарату чаралары үткәрде.

Билгеле булганча, физик затлар барлык төр салымнарны 1 ноябрьгә кадәр түләргә тиеш. Әлегә 1 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, салым түләүчеләрдән Саба муниципаль районы җирлекләре бюджетларына җир, транспорт һәм милек салымы рәвешендә алынырга тиешле сумманың 40 проценты гына кергән. Вакытында түләнмәгән очракта бурычлылардан салымнарны эзләп алу процедурасы салым, үтәтү производство законнары нигезендә гамәлгә ашырыла. Йогынтылы чаралардан тыш, бурычлы кешенең чит илгә чыгу хокукы да чикләнергә мөмкин. "Үтәтү производствосы турында"гы Федераль законның 9нчы маддәсе нигезендә түләнмәгән салымны хезмәт хакыннан тотып калу өчен үтәтү документлары бурычлының эш урынына да җибәрелергә мөмкин.

Мондый күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен салым инспекциясе түләүләрне соңгы көнгәчә калдырмас­ка киңәш итә. Бер үк вакытта өч төрле салым түләргә туры килгәнлектән, гаилә бюджетын алдан планлаштырып куярга кирәк.

Салымнарны банкларның барлык бүлекчәләрендә, аларның терминалларында, "Электрон Татарстан" инфоматында түләргә була. Салым түләгән өчен комиссия алынмый. Салым хезмәте сервисында үзләренең "Шәхси кабинетын" булдыручылар, әгәр Сак­лык банкы, Промсвязьбанк, Газпромбанк, АТБ банк, СБ банк, ВПБ, Киви банк, ПСКБ банк онлайн клиентлары булсалар, өйләреннән дә чыкмыйча гына интернет-сервис аша да түли алалар.

Районара салым инспекциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X