Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дару үләннәре җыеп та баерга була

Кулланучылар берлегендә хәбәр итүләренчә, Татарстанда дару чималын җыю арткан. Инде хәзер Татарстан даруханәләрен үзебезнең чимал белән тәэмин итү турында карар кабул ителгән. Дару үләннәре һәм җимешләренә сорау зур икән. Аның бер өлеше көзге-язгы ярминкәләрдә сатылган - шәһәр халкы күңеленә дәвалау җыелмалары бик хуш килгән. Татарстан кулланучылар берлегендә әйтүләренчә, кызыл миләш,...

Кулланучылар берлегендә хәбәр итүләренчә, Татарстанда дару чималын җыю арткан. Инде хәзер Татарстан даруханәләрен үзебезнең чимал белән тәэмин итү турында карар кабул ителгән.

Дару үләннәре һәм җимешләренә сорау зур икән. Аның бер өлеше көзге-язгы ярминкәләрдә сатылган - шәһәр халкы күңеленә дәвалау җыелмалары бик хуш килгән.

Татарстан кулланучылар берлегендә әйтүләренчә, кызыл миләш, гөләп җимешләрен, шулай ук дару үләннәрен соңгы елларда укучылар, пенсионерлар, эшләмәүче авыл гражданнары җыя икән. Бу - табыш китерә торган эш. Сезон вакытында сукыр кычыткан җыеп кына да көнгә 800 сум чамасы табыш алырга мөмкин икән. Ә каен себеркесе әзерләүчеләр 1500 сумга кадәр акча эшли ала.

Белеп тору өчен: фармацевтика һәм шәраб-аракы предприятиеләренә 48 төрдән артык үлән һәм кыргый җимеш сатып була икән. Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә Россиядә беренче мәртәбә Казан универсаль базасы территориясендә дару үләннәрен эшкәртү, фасовкалау һәм саклау цехы оештырылды. Әмма, чимал әз булу сәбәпле, аның йөкләнеше 30 процент кына тәшкил итә, дип хәбәр итә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең матбугат хезмәте.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев