Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Декабрь башыннан бирле Казанда айлык норманың 193 проценты күләмендә кар яуган

Кышның беренче аенда Казан урамнарыннан 120 мең тонна кар чыгарып түгелгән.

Декабрь башыннан бирле Казанда айлык норманың 193 проценты күләмендә кар яуган. Мэриядә узган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев шулай дип белдерде.

Шәһәр урамнарын кардан арындыру өчен 600 берәмлеккә якын махсус техника һәм 160 юл эшчесе җәлеп ителде, дип хәбәр итте ул.

«Юлларны кардан чистартуга булган бөтен потенциалны җәлеп иттек», - дип искәртте Куляжев.

«Сезон башланганнан бирле шәһәр урамнарыннан 120 мең тонна кар чыгарып түгелде, шул исәптән узган атнада – 60 мең тонна», - диде ул.

Хәзерге вакытта тротуар һәм юлларны кардан чистарту эшләре дәвам итә, диде Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе. 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев