Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Доллар курсы 67 сумнан артып китте

    Мәскәү биржасында торг барышында Америка валютасы 67,02 сумга җиткән.

    Доллар курсы дүшәмбе, 19 августта, 2019 елның 14 февраленнән беренче тапкыр 67 сумнан артып китте. Шул хакта сәүдә белешмәләре раслый. Бу хакта «Известия» яза.

    Мәскәү биржасында торг барышында Америка валютасы 67,02 сумга җиткән.

    14 августта доллар курсы 3 майдан беренче тапкыр 66 сумнан артып киткән иде.

    8 августта АКШ президенты Дональд Трамп доллар курсы тотрыклылыгына һәм, аның фикеренчә, федераль резерв системасының (ФРС) процент ставкасы артык югары булуына канәгатьсезлек белдергән. Аның сүзләренчә, килеп туган икътисади вазгыять Boeing, Caterpillar, John Deere кебек Америка җитештерүчеләренең һәм башка компанияләрнең көндәшлеккә сәләтен кыенлаштыра.

    Фото: pixabay.com

    tatar-inform.tatar

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: