Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дүрт балалы гаиләләр яшәгән йортларда янгын турында хәбәр итә торган җиһазлар куелачак

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе сүзләренчә, республикада шундый ике меңләп гаилә исәпләнә.

Татарстанда күп балалы гаиләләр яшәгән йортларда һәм фатирларда янгын турында хәбәр итә торган махсус җайланмалар урнаштыру эше 2016 елда башланган иде. Сүз – 5 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр турында бара. Татарстан Президенты йөкләмәсе белән әлеге җиһазларны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы урнаштырды.

“Хәзер без әлеге иминлек проектының дүртенче этабына керешәбез. Дүрт балалы гаиләләр яшәгән йортларда һәм фатирларда янгын турында хәбәр итә торган җиһазлар урнаштыра башлыйбыз”, - дип хәбәр итте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин. Ул бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының 36нчы утырышында сөйләде.

Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Дәүләт Советы утырышларында федераль хакимият органнары вәкилләре дә чыгыш ясый торган булачак. Алар депутатларны үз җаваплылыгындагы өлкәләр белән таныштырачак. Шулай итеп, бүгенге утырышта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе чыгыш ясарга чакырылган иде. Ул идарәнең 2010-2017 еллардагы эшчәнлеге, гадәттән тыш хәлләрне киметүдә күрелгән чараларның уңышлы нәтиҗәләре турында сөйләде.

"2016 елда республиканың Лениногорск районында зур фаҗига булганын хәтерлибез. Йортта чыккан янгында биш бала янып үлде. Татарстан Президенты йөкләмәсе белән 2016 елдан без күп балалы гаиләләр яшәгән йортларда һәм фатирларда янгын турында хәбәр итә торган махсус җайланмалар урнаштыра башладык. Бүгенге көнгә 4,4 меңләп йорт-хуҗалыкка шундый 18 мең җиһаз куелды. Әлеге проектның киләсе этабы буларак, дүрт балалы гаиләләрне махсус җиһазлар белән тәэмин итү бурычы тора. Шундый 2 меңләп гаилә исәпләнә”, - дип ассызыклады Рафис Хәбибуллин.

Ведомство җитәкчесе бүген халыкка гадәттән тыш хәлләр турында хәбәр итүнең төрле юллары барлануын әйтте. “Телевидение, радио, домофоннар, СМСлар аша хәбәр итәбез. Безнең биш телеканалның сигналларын тоту мөмкинлеге бар. Шул исәптән, кирәк булса халыкка “ТНВ”, “Эфир”, “Россия 24”, “Россия-Культура” телеканаллары аша хәбәр җиткерә алабыз”, - диде Рафис Хәбибуллин.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев