Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эльмира Зарипова 2030 елга Татарстанда өлкәннәр саны 15 процентка артачак, дип белдерде

Республикада яшәүче һәр дүртенче кеше - пенсионер яки пенсия яшенә якынлашып килә.

Киләсе унике ел эчендә Татарстан халкы арасында өлкән яшьтәге кешеләр саны тагын 15 процентка артачак. Россиядә аларның саны уртача 10 процентка үсәчәк. Бу мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәт Йортында Өлкәннәр декадасына багышланган брифингта әйттеләр.

Республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова соңгы алты ел эчендә Татарстанда өлкән яшьтәгеләрнең саны артуын әйтте.

“Әгәр без 2011 елда– 55 яшьтән узган хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкән ирләр 831 мең кеше дигән булсак, 2018 елга аларның саны 13 процентка арткан. Ул вакытта без республикада һәр бишенче кеше пенсия яшендә дигән идек. Бүген һәр дүртенче кеше турында сүз бара”, - диде министр.

2012 ел башында Татарстанда пенсионерлар 852 мең тирәсе иде, ә 2018 елда алар 966 меңгә якын. Республикада уртача гомер озынлыгы арта: 2012 елда 72 яшьтән ким булса, хәзерге вакытта 74 яшьтән артык. Озак яшәүчеләр арасында күпчелеге хатын-кызлар – алар 70 процентка якын”, - дип өстәде спикер.

Татарстанлыларның озаграк яши башлауларында медицина сыйфаты арту да зур роль уйный. Пенсионерлар үзләре дә актив тормыш алып бара – спорт һәм иҗат белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә бассейннар, спорт үзәкләре һәм мәдәният йортлары бар җирдә дә ачык. Социаль ярдәм программалары да әһәмиятле роль уйный, алар федераль һәм төбәкара дәрәҗәдә тормышка ашырыла, диде Эльмира Зарипова.

Фото: Султан Исхаков/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев