Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Энциклопедия институты галимнәре Үзбәкстан татарлары тормышын өйрәнергә китте

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты галимнәре «Үзбәкстан татарлары» фәнни белешмә китабын әзерли.

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты галимнәре «Үзбәкстан татарлары» фәнни белешмә китабын әзерләү өчен борынгы Бохара һәм Сәмәрканд шәһәрләренә экспедициягә китте. Институтның фәнни хезмәткәре Лилия Әскәрова «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, шушы көннәрдә Үзбәкстанда татар җәмгыятьләре вәкилләре һәм галимнәре белән эшлекле очрашулар үткәрелгән.

Үзбәкстан татарлары турында фәнни белешмәлек Татарстан Президенты күрсәтмәсе һәм республика Хөкүмәтенең дәүләт программалары нигезендә эшләнә. Бу проектны гамәлгә ашыруда катнашкан бер төркем галимнәр, шул исәптән — Рамил Исламов, Гөлнара Фазлыйәхмәтова, Лилия Дәүләтшина, Ләйсән Хәлилова һәм Лилия Әскәрова бүгенге көндә Үзбәкстанда татарлар тормышына кагылышлы мәгълүматларны туплау белән мәшгуль.

Бохарада татар-башкорт мәдәни үзәге вәкилләре белән очрашу.

Эшлекле төркем башта Сәмәрканд дәүләт университетында булып, мөгаллимнәр һәм студентлар белән очрашкан. Аннан соң Бохара шәһәрендә татар-башкорт мәдәни үзәге вәкилләре белән күрешкән. Сәмәрканд шәһәренең татар мәдәни үзәге әгъзалары белән очрашу узган.

Казаннан килгән фәнни төркемне бүген Сәмәрканд дәүләт университеты ректоры, профессор Рөстәм Халмурадов кабул иткән һәм үз ягыннан мөмкин булганча ярдәм күрсәтәчәгенә ышандырган.

Фәнни төркем Үзбәкстанда үз эшен дәвам итә.

Фото: Лилия Әскәрова

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев