“Эшмәкәрлек фабрикасы”н якынча 3,5 мең укучы тәмамлаган, проект чараларында 45 мең кеше катнашкан.
Татарстанда “Эшмәкәрлек фабрикасы”н тәмамлаган Илназ Нәбиуллин Америкада япон чәчтарашханәсе ачкан. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев сөйләде.
“Илназ Нәбиуллин башта ир-атлар бижутериясе кибетләре челтәрен ачты, ә аның икенче проекты япон чәчтарашханәләренең “Чио Чио” челтәре бик перспективалы булып чыкты. Быел Америкада да "Чио Чио“ барлыкка килде. Бу - проект остазлары белән бизнес-идеяне сыйфатлы эшләү нәтиҗәсе. Әлеге проект фабрика укучыларының уңыш тарихының бер үрнәге генә”, - диде спикер.
Сүз уңаеннан, “Эшмәкәрлек фабрикасы”н тәмамлаучыларның 30 проценты хезмәт күрсәтү өлкәсендә бизнес башлап җибәрә.

Фәрит Габделганиев шулай ук хәзерге вакытта “Эшмәкәрлек фабрикасы” н тәмамлаган бизнесменнарның 800 компания ачып җибәрүен, проект чараларын 45 мең кешене колачлавын, ә курсларны тәмамлаучыларның 3,5 меңнән аз гына ким булуын сөйләде.
Фото: архив, Султан Исхаков


Нет комментариев