Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эстрада җырчылары татар телен яклап акция уздыра

Артистлар Бауман урамында “Туган тел” җырын башкарырга һәм татар теле хакында сөйләшергә җыена.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Эльвира Шакирова). Бүген, 24 октябрьдә, татар эстрадасы артистлары татар телен саклау максатында флешмоб уздыра. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә җырчы Фирдүс Тямаев хәбәр итте.

Җырчы әйтүенчә, алар Бауман урамындагы “Йолдызлар аллеясы” янында бергәләшеп “Туган тел” җырын башкарырга җыена. Шулай ук алар татар теленең киләчәге хакында сөйләшергә дә телиләр.

Чарада егермеләп артист, шул исәптән Айгөл Бариева, Ләйсән Мәхмүтова, Дилә Нигъмәтуллина, Фирдүс Тямаев һәм башка җырчылар катнашачак.

Флешмоб 20.00 сәгатьтә башлана.

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев